Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән «коррупциягә каршы тору
турында»273-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыруның актуаль
мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Катнашучылар мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең керем, чыгымнары,
мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү
тәртибенә кагылышлы күптән түгел кабул ителгән төзәтмәләр турында фикер
алышуга аерым игътибар бирделәр.
Яңалыклар һәм гамәли тәкъдимнәр турында фикер алышканнан соң, коррупциягә
каршы көрәш турындагы Федераль законнар нормалары үтәлешен, шул исәптән
мәнфәгатьләр конфликтын үтәү һәм җайга салу турындагы таләпләрне дә катгый
контрольдә тотарга тәкъдим ителде.