Аксубай районы үз продукциясен Липатов урамы, 7 адресы буенча урнашкан
сәүдә мәйданчыгында тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре,
фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар шәһәр халкы өчен яңа һәм табигый
продуктларның киң ассортиментын әзерләде.
Киштәләрдә сыер ите, кош ите, йомырка, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт
продуктлары, ашлык, бал тәкъдим ителде. Бәяләр сатып алучыларны сөендерә, ә
продукциянең сыйфаты Аксубай җитештерүчеләре тарафыннан гарантияләнгән.
Районның иҗат коллективлары концерт программасы белән чыгыш ясап,
килүчеләр өчен аеруча бәйрәм рухы тудырды.
Барлык казанлыларны Аксубайда җитештерелгән сыйфатлы товарлар алырга
чакырабыз!