Ел саен мартның өченче якшәмбесендә Россиядә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

2026 елның 14 марты, шимбә

Әлеге тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән һөнәри

бәйрәмнәре белән котлыйм!

Сезнең хезмәтегез гражданнарыбызның уңайлы тормышын тәэмин итүдә, район

икътисадын үстерү өчен уңайлы мохит тудыруда һәм халыкка күрсәтелә торган

хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуда төп рольне уйный. Сез көн саен югары

профессионализм, җаваплылык һәм үз эшегезгә тугрылык күрсәтәсез. Сезнең

армый-талмый хезмәт итүегез нәтиҗәсендә районыбыз халкы сыйфатлы товарлар

һәм хезмәтләр, уңайлы яшәү шартлары ала.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри эшчәнлектә уңышлар һәм яңа

казанышлар телим. Сезнең хезмәтегез югары бәяләнсен һәм канәгатьлек

китерсен. Сезнең мөһим хезмәтегез һәм районыбыз үсешенә керткән өлешегез

өчен рәхмәт!

Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International