Биредә Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Хезмәт һәм хәрби батырлык елы
кысаларында уникаль хәйрия концерты булды.
Чараны Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр
буенча урынбасары Алексей Тимирясов ачып җибәрде, ул волонтерларны котлады
һәм Россия халыклары бердәмлегенең, хезмәт сөючәнлек һәм хәрби батырлык
традицияләренең мөһимлеген билгеләп үтте.
Кичәнең үзенчәлеге булып төрле жанрдагы җырчыларны: солистлар Елена
Пикалова, Сергей Ильин, Алия Сөләйманова, Фәнис Низамов, Оксана Ильмухина,
Ирина Ишаева, Эдуард Ильинны, «Аксубай егетләре» балалар баянчылар
ансамблен, «Родные просторы» коллективы һәм «Оляпка»рус җыры ансамблен
берләштергән якты концерт булды.
Һәр чыгыш тамашачыларның күңелләрен безнең уртак тарихыбыз һәм
мәдәниятләребезнең бердәмлеге белән горурлану, онытылмаслык тәэсирләр һәм
күңел җылысы белән тулыландырды. Узган хәйрия концерты барышында җыелган
барлык акчалар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә биреләчәк.
Ихлас күңелдән безнең уртак эшебезгә ярдәм итәргә, игелек һәм җылылык белән
бүләкләнергә мөмкинлек тапкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез.