"Көмеш" яшенә карамастан, ул әле һаман безнең интернат-йортта чәчтараш
булып эшли.
Антон Антонида Валентиновна, 1975 елда Чистай медучилищесында фельдшер
һөнәрен алып, үзенең хезмәт юлын Шәрбән фельдшер–акушерлык пунктында
акушер булып башлый. Тиздән ул кияүгә чыга һәм гаилә хәле буенча Югары
Ослан районына күчеп килә, Макыл участок хастаханәсендә палата шәфкать
туташы булып эшли. Ләкин язмыш аны туган җире белән нык бәйләгән булса
кирәк. Кече ватанын сагыну аны Аксубайга кире кайтара, һәм ул «Байрак»
шифаханә-профилакториенда шәфкать туташы булып эшен дәвам итә, бер
уңайдан массажист һәм косметологка белем ала.
Аралашучан, ярдәмчел Антонида Валентиновна пациентлар белән уртак телне
һәрвакыт җиңел таба иде. Мондый сыйфат аңа Федоровка өлкәннәр һәм
инвалидлар интернат-йортында эшләүдә дә ярдәм итте. Монда күбесенчә авыр
язмышлы, каты авырулы һәм кешеләргә ышанычлы булмаган кешеләр яши.
Фельдшер вазифаларын үтәгәндә ул медикаментлар белән генә дәваламый, хәтта
иң «авыр аңлашыла торган» кешеләрне дә тормышка кайтарырга ярдәм итә. 45
ел медицина хезмәткәре булып эшләгәннән соң, лаеклы пенсиягә чыккач,
чәчтараш һөнәрен алырга карар кыла һәм ихтыяҗлы белгеч буларак, интернат-
йортка эшкә кайта. Кешене урын бизәми, ә кеше үзенең эш урынын бизи дип юкка
гына әйтмиләр. Кайда һәм кем булып эшләмәсен: акушерка, фельдшер, шәфкать
туташы, массажист һәм чәчтараш булып, Антонида Муравьева үз
карамагындагылар өчен һәрвакыт игелекле, кайгыртучан кеше булып кала, ә
хезмәттәшләре өчен ул акыллы остаз.
Антонида Валентиновна актив тормыш рәвеше алып бара, кызыклы мавыгуларга
ия, һәрвакыт уңай кәеф саклый һәм яшь буын өчен уңай үрнәк булып тора.
Хезмәттәшләре һәм шәкертләре арасында абруй һәм ихтирам казанган.
Хөрмәтле Антонида Валентиновна! Сезне чын күңелдән юбилей белән котлыйбыз!
Ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм уңай кәеф телибез! Һәр көн шатлык китерсен,
ә янәшәгездә һәрвакыт яратучы кешеләр һәм тугры дуслар булсын. Сезнең
зирәклегегез һәм тәҗрибәгез илһамландырсын, ә планнарыгыз уңышлы тормышка
ашсын!