Бөтенроссия буенча кече авылларны өй интернетына тоташтыру өчен тавыш бирү.

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр)

порталында кече торак пунктларда урнашкан йорт хуҗалыкларының «Интернет»

мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән, шул исәптән федераль бюджет

акчалары исәбеннән төзелгән элемтә инфраструктурасыннан файдаланып,

теркәлгән киң полосалы файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатларында

тавыш бирү башланды.

Югарыда күрсәтелгән тавыш бирүдә халык саны 100 дән 1000 кешегә кадәр

булган торак пунктлар катнаша. «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең

(функцияләрнең) Бердәм порталы»федераль дәүләт мәгълүмат системасында

расланган исәп язмасы булганда, республика халкы Россия Федерациясе

субъектында урнашкан бер торак пункт өчен тавыш бирә ала.

Әлеге тавыш бирү нәтиҗәләре йорт хуҗалыкларын «Интернет»челтәренә

теркәлгән киң полосалы керү мөмкинлегенә тоташтыруны тәэмин итәргә кирәк

булган торак пунктлар исемлеген формалаштыру өчен файдаланылачак.

Тавыш бирүдә түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин:

https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International