Россия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә уллыкка алучылар, опекуннар
(попечительләр), тәрбиягә бала алучы ата-аналар баланың сәламәтлеге, физик,
психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга тиеш.
Диспансерлаштыру ел саен патологик халәтне, авыруларны һәм аларның үсеш
куркынычы факторларын вакытында ачыклау максатында, шулай ук сәламәтлеге
торышы төркемнәрен булдыру һәм балигъ булмаганнар өчен тәкъдимнәр эшләү
максатларында үткәрелә.