Бүген район штабының хайваннарда һәм кошларда аеруча куркыныч авыруларның
таралуына юл куймау буенча утырышы булды. Утырыш эшендә Башкарма комитет
җитәкчесе, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
идарәсе башлыгы, район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы, хуҗалыклар
җитәкчеләре, КФХ башлыклары, шулай ук терлек сату белән шөгыльләнүче
эшмәкәрләр катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов
хайваннарның аеруча куркыныч авырулары буенча агымдагы вәзгыять турында
сөйләде.
Аксубай дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы, ветеринария баш табибы
Рәис Хөснуллин хайваннарда һәм кошларда авыруларны профилактикалау
чараларына җентекләп тукталды.
» МОЛКО " ҖЧҖ директоры Хаян Таһиев авыл хуҗалыгы предприятиесендә
биоиминлекнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Барлык җаваплы якларның
уртак тырышлыгы һәм координацияләнгән гамәлләре район территориясендә
эпизоотик иминлекне саклап калырга, хайваннар сәламәтлеген саклауны һәм
халыкның иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.