Аксубайда «Бердәм сыйныф серләре»конкурсының зона этабы узды. Чара,В Г.
Тимирясов. исемендәге Аксубай мәктәбе базасында узды һәм анда Татарстанның
алты районыннан - Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә һәм Спас
муниципаль районнарыннан ата-аналар комитетлары җыелды.
Конкурсның максаты-укучыларны тәрбияләү мәсьәләләрендә Татарстан
Республикасы мәгариф оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара
хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру.
Командаларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде - зона этабының
эксперт комиссиясе, аңа Кашапова Айгөл Разиф кызы - Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларын тәрбияләү, аларга өстәмә белем
бирү һәм психологик ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы, Анастасия Константиновна
Курманова - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының
балаларга өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлеге башлыгы; Алексей Михайлович
Зиновьев - ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф мәсьәләләре буенча комиссия
рәисе урынбасары, “Белем” Россия җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы
филиалы директоры керде.
Конкурста катнашучылар «күргәзмә», «визит карточкасы» һәм «иҗади
проект»номинацияләрендә ярыштылар. Барлык командаларның креатив, кызыклы
чыгышлары тамашачыларны сөендерде. Елдан - ел конкурста катнашучылар
балаларның, педагогларның һәм ата-аналарның команда эше генә югары
җиңүләргә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә алачагын исбатлый.
Аксубай районыннан 3 нче санлы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф ата-аналар
комитеты Кандалина Людмила Георгиевна җитәкчелегендә чыгыш ясады.
Балалар, ата-аналар һәм укытучылар коллективы югары әзерлек дәрәҗәсен
күрсәтеп, 1 урынны яулады.
Катнашучыларга лаеклы чыгышлары, мәктәп коллективына әзерлек эшләрендә
ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез һәм командага
ярымфиналда уңышлар телибез!
Актив һәм иҗади әти-әниләребез, укучыларыбыз һәм педагогларыбыз белән горурланабыз!