Чарада ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, «Әл-Мәрҗани»
мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, аксакаллар шурасы рәисе Айрат
Аюпов, район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов, шулай ук оешма
җитәкчеләре, җирлек башлыклары, МХО сугышчыларының ата-аналары катнашты.
Традиция буенча, кичә мөфтинең Коръән аятьләрен укуыннан башланды, ул
үзенең вәгазендә «ураза – ашаудан һәм эчүдән тыелу гына түгел, ә гөнаһлардан
арыну»дип искәртте. Азаннан соң җыелганнар кичке намаз укыды, авыз ачты.
Алмаз Миңгулов кунакларны Рамазан ае белән котлады, ифтар мәҗлесе мәчеттә
намаз укып, күңелле аралашу белән тәмамланды.