Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиулловның Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына визиты.

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Министрның беренче урынбасары Федоровка интернат-йортында яшәү

шартларын бәяләде.

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат – йорты Татарстан Республикасы

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче

урынбасары Рөстәм Вәлиулловны кабул итте.

Визит барышында Рөстәм Фәйзрахман улы район җитәкчелеге белән ремонттан

соң биналарны карап чыкты, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын

тикшерде һәм персонал белән аралашты. Яшәү шартларының уңайлылыгына һәм

интернатта яшәүчеләр өчен сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтүне оештыруга

аерым игътибар бирелде.

Сәфәр йомгаклары буенча учреждение эшен алга таба яхшыртуның перспектив

юнәлешләре билгеләнде. Инфраструктураны үстерүне дәвам итү һәм яшәүче

гражданнарга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга социаль хезмәт

күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International