"Утны туктат " акциясе.

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

“Аксубай урманчылыгы” ДКУ гражданнарны урманнарда һәм урман янәшәсендәге

территорияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра: былтыргы

коры үләнне чабарга, яфракны урманнан читтә махсус билгеләнгән урында гына

яндырырга, учак караучысыз калдырмаска, сүнмәгән сигарет һәм шырпы

ташламаска киңәш итә. Тотрыклы коры һәм җилле һава торышы шартларында яки

давыллы кисәтү вакытында янгын куркынычы янаган эшләр башкарырга киңәш

ителми.

15 мартта Россиядә «Утны туктат! " янгынга каршы федераль мәгълүмати

кампания старт алды. Ул кеше кулы белән ясалган табигый янгыннар, шул исәптән

коры үләнгә үзеннән-үзе ут төртүләр куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.

Басуларда, йорт яны территорияләрендә, дача кишәрлекләрендә һәм башка

җирләрдә коры үсемлекләрне рөхсәтсез яндыру язгы чорда урман янгыннарының

төп сәбәбе булганлыктан, мондый яндыруларны тыю зарур.

Ел саен Россиядә янгыннар 2 миллион гектар урманны юкка чыгара — бу ил

урман кисүдән, шул исәптән экспорттан югалтуга караганда ике тапкырга күбрәк.

Һәлакәт булу — булмавы бездщн генә тора, чөнки 10 табигый янгынның 9ы кеше

гаебе белән килеп чыга. Үләнгә ут төртмә. Башкаларга моны эшләргә рөхсәт

итмәгез. Яисә тәмәке төпчекләрен ташламагыз.Үзегездән соң учакларны

сүндерегез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International