Аксубай мәчетендә Ураза гаете намазы укылды.

2026 елның 20 марты, җомга

Район мөселманнары изге Рамазан аен шәфкатьлелек, хәйриячелек һәм уртак

догалар белән тәмамлады. Бәйрәм көнендә, таң атканчы ук, дин тотучылар

иртәнге намазга мәчеткә җыелды.

Район Имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов җыелучыларны Рамазан ае

тәмамлану белән котлады, Коръәннән вәгазь һәм сүрәләр укыды, Исламда ураза

тотуның әһәмиятен искә төшерде.

Район башлыгы Алмаз Мингулов җыелганнарга котлау сүзләре һәм изге теләкләр

белән мөрәҗәгать итеп: "Рамазан аенда һәм Ураза бәйрәмендә яңгыраган

вәгазьләр һәм теләкләр, шулай ук ихлас догаларыбыз һәм эшләребез

йөрәкләребезгә тынычлык китерсен. Сугыш бетсен, якташларыбыз исән-сау

әйләнеп кайтсын»-диде.

Бәйрәм көннәрендә мөселманнар шулай ук туганнарының каберләрен карау һәм

алар рухына дога кылу өчен зиратларга бара.

Исламда икенче зур бәйрәм — Корбан бәйрәме Ураза бәйрәменнән соң җитмеш

көн узгач билгеләп үтеләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International