Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) шундый 52 зона турында
белешмәләр кертелгән. Бер ел элек алар 24 иде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр мәгълүматларына
караганда, бүгенге көнгә 21 су басу зонасы һәм 31 су күтәрелү зонасы турында
мәгълүматлар кертелгән. Ведомстволар экспертлары аңлатканча, су басу җир
астыннан грунт сулары күтәрелү хисабына бара, ә су күтәрелү- явым – төшем яки
сулыкларның ташуы нәтиҗәсендә.
Бу зоналар Әлмәт һәм Әгерҗе шәһәрләре чикләрендә, шулай ук Буа, Югары
Ослан, Биектау, Лениногорск, Нурлат һәм Түбән Кама районнарында урнашкан.
«Быел кыш аеруча карлы булды, бу Татарстанда су басу һәм су күтәрелү
ихтималы зоналарының ике тапкырдан артуына китерде - 2025 елда 24тән быел
52гә кадәр. Потенциаль су баскан һәм су күтәрелгән территорияләрнең гомуми
мәйданы 2,7 мең гектардан артып китте. Чагыштыру өчен, узган ел бу күрсәткеч
1,6 мең гектарга якын иде», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе
урынбасары Андрей Парамонов.
Су басу һәм су күтәрелү зоналары территорияләрдән файдалануның махсус
шартлары булган зоналарга керә һәм уңайсыз гидрологик күренешләргә дучар
булган урыннарда территорияләрдән файдалануның билгеле бер режимын үтәү
максатында шәһәр төзелеше зоналаштыру буенча барлык төр документацияләрдә
дә чагылдырыла.
«Җир кишәрлеге су басу яки су күтәрелү зонасына эләгәме икәнен ачыкларга
мөмкин, ул"Киңлек мәгълүматлары милли системасы " бердәм цифрлы
платформасында эшли. Шулай ук әлеге мәгълүмат дәүләт хезмәтләре
порталында яисә КФҮдә заказ бирергә мөмкин булган БДКМРНнан өземтәдә
чагыла», - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча роскадастр
директоры урынбасары Артур Егоров.
Исегезгә төшерәбез, су басу һәм су күтәрелү зоналары чикләрендә корылмалар
һәм (яисә) территорияләрне һәм объектларны суларның тискәре йогынтысыннан
инженерлык яклау ысуллары белән тәэмин ителмәгән капиталь төзелеш
объектларын төзү тыела. Моннан тыш, мондый территорияләрдә агып төшүче
суларны туфракның уңдырышлылыгын җайга салу максатларында файдаланырга
ярамый. Аларда зиратлар, үләт базлары, төрле калдыклар чүплекләрен
урнаштыру, шулай ук корткычларга каршы химикатларны һавадан сиптерү тыела.
Су басу һәм су күтәрелү зоналары Россия Федерациясе субъектының башкарма
органы тәкъдимнәре нигезендә Су ресурслары федераль агентлыгы (аның
территориаль органнары) карары белән билгеләнә, үзгәртелә һәм бетерелә.