Роспотребнадзор: Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне турында.

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен үткәрүнең төп бурычлары

түбәндәгеләр: әлеге проблемага игътибар җәлеп итү, авыруны иртә ачыклау,

медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү максатларында

профилактик флюорографик тикшерүләрне вакытында узарга кирәклеге турында

халыкның киң катламнарына мәгълүмат җиткерү, дәүләт һәм җәмәгать

оешмаларын әлеге авыруга каршы көрәш эшенә җәлеп итү, сәламәт яшәү

рәвешенә бирелгәнлек формалаштыру. Туберкулезның җәмгыятьтә таралуына

каршы тору өчен һәр кешенең аңлавы һәм җаваплылыгы мөһим.

Туберкулез-микобактерияләр китереп чыгарган йогышлы авыру. Башлыча үпкә

зарарлануы күзәтелә, сирәк очракта сөяк тукымасы, буыннар, тире, сидек-җенес

органнары, күзләр зарарлануы күзәтелә.

Туберкулезны һәркем йоктыра ала, ләкин туберкулезның актив формасы белән

авыручы белән тыгыз элемтәдә торучы кешеләр аеруча куркыныч астында.

Туберкулез инфекциясенең чыганаклары булып авыру кешеләр яки хайваннар

(эре һәм вак мөгезле терлек, азрак дәрәҗәдә этләр, мәчеләр, тавыклар) тора,

алар тышкы тирәлеккә туберкулез микобактерияләрен бүлеп чыгара.

Туберкулез инфекциясен йоктыруның төп юллары – һава-тамчылы һәм һава-

тузанлы. Авыруны кузгатучылар авырулардан сәламәт кешеләргә йөткергәндә,

төчкергәндә, сөйләшкәндә какырык тамчылары белән күчә.

Йоктыру контакт-көнкүреш юлы белән: авыру кулланган әйберләр аша мөмкин.

Тышкы тирәлектә туберкулез кузгаткычлар озак вакыт саклана: төрле

предметларны пычратырга мөмкин булган кипкән какырык кисәкчәләрендә алар

берничә ай дәвамында тереклек сәләтен саклыйлар, түбән һәм югары

температураларны, киптерүне җиңел кичерәләр. Азык – төлек аша йогышлану

юлы да булырга мөмкин.

Үпкә туберкулезының классик билгеләре: авыр, озакка сузылган йөткерү,

какырыкта кан булу, күкрәк авыртуы, гомуми хәлсезлек, температураның 38

градуска кадәр күтәрелүе, тирләү, бигрәк тә төнлә.

Туберкулез йоктыру куркынычы төркемендә кечкенә яшьтәге балалар, өлкән

яшьтәге кешеләр, СПИД һәм ВИЧ-инфекцияле авырулар, җитәрлек

тукланмаучылар, еш кына салкын тиюләр кичерүчеләр, дымлы, начар җылытыла

торган һәм җилләтелми торган бүлмәләрдә яшәүче кешеләр.

Туберкулез белән авыручыларны иртә һәм вакытында ачыклау аларны тиз һәм

дөрес дәвалау өчен кирәкле шарт булып тора, шулай ук инфекция таралуны

кисәтүдә хәлиткеч әһәмияткә ия, чөнки үпкә туберкулезы белән авыручылар

эпидемик яктан куркыныч. Бактерияләр бүленеп чыга торган туберкулез белән

авыручы бер кеше үз даирәсендә профилактика кагыйдәләрен үтәмәгәндә 10

кешегә кадәр йоктырырга мөмкин дип санала.

Туберкулезны иртә ачыклауның төп ысуллары булып туберкулинодиагностика

(Манту реакциясе), балаларда диаскинтест һәм өлкәннәрдә флюорографик

тикшерү тора. Туберкулинодиагностика (диаскинтест) балаларга һәм

яшүсмерләргә ел саен, уку урыны буенча оештырылган коллективларда яки

балалар бакчаларында, яшәү урыны буенча балалар поликлиникасында

үткәрелә.

Профилактик прививкалар календаре нигезендә балаларны һәм яшүсмерләрне

БЦЖ һәм БЦЖ-М вакциналарын кулланып вакцинацияләү туберкулезны

профилактикалауның үзенчәлекле профилактикасы булып тора. Яңа туган

балаларга беренче вакцинацияне бала тудыру йортында 3-7 көнгә ясыйлар. Бала

тудыру йортында туберкулезга каршы вакцинация булмаса, ул туберкулинга

пробаның тискәре нәтиҗәсе булган 7 яшькә кадәрге балаларга үткәрелергә

мөмкин. Шуны аңлау мөһим, вакцинация туберкулез микобактерияләре белән

зарарлану куркынычын киметми, әмма туберкулезның иң куркыныч клиник

формалары (милиар туберкулез, туберкулез менингиты) үсешен кисәтә.

Туберкулезга каршы вакцинация булмау беренчел инфекция вакытында авыру

үсеше куркынычын арттыра.

Инфекциядән саклануда организмның авыруны китереп чыгаручыга табигый

тотрыклылыгын арттыру мөһим роль уйный. Моңа, барыннан да элек, сан ягыннан

һәм сыйфат ягыннан тулы канлы туклану, яхшы ял һәм уңай эмоциональ кәеф;

физкультура белән шөгыльләнү һәм чыныктыргыч процедуралар, зарарлы

гадәтләрдән баш тарту ярдәм итә.

Туберкулезга каршы эштә халыкның үз сәламәтлеге һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең

сәламәтлеге өчен җаваплылыгы, авыруны китереп чыгаручы инфекцияне иртә

ачыклауның һәм авыруны иртә стадияләрдә ачыклауның актуальлеген аңлау

мөһим момент булып тора.

Туберкулезны профилактикалау буенча төгәл һәм үз вакытында чаралар

үткәрү әлеге куркыныч авыруның таралуын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә.

Сәламәтлегегезне саклагыз һәм бу инфекциягә каршы көрәшкә үз өлешегезне

кертегез, вакытында туберкулезга профилактик тикшеренүләр узыгыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International