Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2027 елда «Агротуризм» грантларын бирүгә гариза документларын кабул итә башлау турында хәбәр итә.

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2027 елда

һәм 2028-2029 елларның план чорында «Агротуризм» грантларын бирүгә авыл

туризмын үстерү проектларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру

максатларында гариза документларын кабул итә башлау турында хәбәр итә.

Сайлап алуны уздыру турында белдерү, авыл туризмын үстерү проектының

формалары һәм сайлап алуда катнашуга заявка Word форматында Россия

Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган:

«министрлык/департаментлар, идарәләр/кече агробизнесны үстерү

идарәсе/Тармак Мәгълүмат/«кече агробизнесны үстерү»федераль проектының

авыл туризмы буенча чаралары/регионнар өчен мәгълүмат»/»формалар».

Гаризалар бирә башлау датасы: 2026 елның 18 мае-9 сәгать 00 минуттан.

Гаризалар бирүнең төгәлләнү датасы: 2026 елның 8 июне - 18 сәгать 00 минутка кадәр.

Консультацияләр һәм заявка документларын әзерләү мәсьәләләре буенча

«Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча

компетенцияләр үзәге» ДБУ адресы буенча Казан шәһәре, Федосеев ур., 36, тел. (843) 292-07-59.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International