Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Мингулов һәм авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов Яңа Ибрай һәм Иске Ибрай авыл
җирлекләренең фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында
булдылар.
КФХ башлыгы Ильяс Сөләйманов-2020 елда «Гаилә терлекчелек фермасын
үстерү» программасы буенча грант алучы. Роботлаштырылган терлекчелек
фермасында 214 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 169ы-савым сыерлары.
Хуҗалыкта даими рәвештә ана баш саны яңартыла, таналар кайтарыла, югары
энергетик азык кулланыла, терлек азыгы белән идарә итү программалары гамәлгә
кертелгән.
Очрашу барышында алдагы перспективалы үсеш юнәлешләре, шул исәптән
сөт продукциясен эшкәртү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Марат Сафин фермер хуҗалыгында 136 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән
107 сыер һәм 9 ат.
Фермер матди-техник базасын шактый яңарткан, урып-җыю һәм азык әзерләү
техникасы , 21 баш нәселле тана сатып алган. Абердин-ангус токымлы үгезләр
үрчетү белән шөгыльләнә.
Ит продукциясен эшкәртү буенча Марат Сафин фермер хуҗалыгын үстерү
юллары турында фикер алыштылар.
Самат Насретдиновның 15 баш эре мөгезле терлеге булган шәхси ярдәмче
хуҗалыгын карадылар, шуларның 5 се савым сыер. Агымдагы елда хуҗалык
шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 10 баш сыерга исәпләнгән мини - ферма төзүгә
ярдәм итү программасында катнашырга планлаштыра.
Фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотрыклы үсештә һәм яңа
проектларны гамәлгә ашырырга әзер.