Агросәнәгать комплексы оешмаларының 2026 елда язгы кыр эшләренә әзерлеген
тәэмин итү максатларында районда авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс
узды. Тикшерү барышында авыл хуҗалыгы техникасының техник торышы, чәчү
материалының булуы һәм сыйфаты, ашламалар һәм үсемлекләрне яклау
чаралары белән тәэмин ителеше,сезонга агротехник чаралар бәяләнде.
Комиссия районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яңа сезонга
әзерлекне югары бәяләде.