Язгы ветеринария чаралары: һәр ишегалды турында кайгырту.

2026 елның 27 марты, җомга

Безнең белгечләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларда язгы эпизоотиягә каршы

чараларны дәвам итә.

Эре мөгезле терлекләрнең канын лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен алалар —

бу хайваннар сәламәтлеге һәм сезнең гаилә иминлеге өчен мөһим.

Малларны себер түләмәсенә һәм эмкарга каршы вакцинациялиләр — дәвалауга

караганда кисәтү җиңелрәк.

Этләр өчен-чиплау һәм котырудан вакцинация.

Барлык процедуралар да хуҗалыкларда үткәрелә: ветеринарлар барысы да

уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен турыдан-туры сезгә килә.

"Аксубай РДВБ"ДБУ адресы: Аксубай шәһ.т. б., Мазилин ур., 35 нче йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84344)2-72-51

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International