1 апрельдән Татарстанда, шул исәптән Аксубай муниципаль районында да,
санитар-экологик икеайлык старт ала. Апрель һәм май айларында коммуналь
хезмәтләр, предприятиеләр, оешмалар һәм актив кешеләр көче белән урамнарда,
паркларда, скверларда, йорт яны территорияләрендә һәм массакүләм ял итү
урыннарында тәртип урнаштырырга туры киләчәк.
Эшләрнең төп юнәлешләре-чүп-чарны җыештыру, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү,
җәмәгать урыннарын чистарту һәм төзекләндерү, кече архитектура формаларын
ремонтлау һәм территорияләрне җәйге сезонга әзерләү. Районның визит
карточкасы булган парк һәм скверларга аерым игътибар биреләчәк.
Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты барлык халыкны чисталык һәм
тәртип урнаштыруда актив катнашырга чакыра. Уртак тырышлык белән без
районыбызны яшәү өчен уңайлырак итә алабыз.