Балаларга теләк белән район башлыгы Алмаз Мингулов, Беренчеләр хәрәкәтенең
төбәк кураторы Данис Сартдинов, «Ватанга хезмәт итәм» җитәкчесе Виталий
Маркин, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, махсус хәрби
операциядә катнашучылар мөрәҗәгать итте.
Катнашучылар стройда, хәрбиләштерелгән каршылыклар полосасында, тактик
медицинада, спорт эстафетасында югары әзерлек , шулай ук Ватан тарихы һәм
хәрби дәрәҗәләр буенча белемнәрен күрсәтте.
Муниципаль этап җиңүчеләре:
Урта яшь төркеме:
1 урын-Иске Тимошкино мәктәбе
2 урын-Савгачево мәктәбе
3 урын-2 нче Аксубай урта мәктәбе
Өлкән яшь төркеме:
1 урын-Иске Үзи мәктәбе
2 урын-Сөнчәле мәктәбе
3 урын-Иске Илдерәк мәктәбе
Кече яшь төркеме:
1 урын- В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай 1 нче урта мәктәбе
"Ватанга хезмәт итәм " иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре Иске Үзи мәктәбе
җиңүчеләре командасын күчмә кубок белән бүләкләде.
Командаларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Барлык катнашучыларга
җиңүгә омтылышлары өчен, ә оештыручыларга чараны югары дәрәҗәдә
үткәрүләре өчен рәхмәт белдерәбез!