Безнең ата-аналар комитеты белән горурланабыз!

2026 елның 30 марты, дүшәмбе
  27 мартта Казанның 123 нче физика-математика лицее базасында ата-аналар комитетларының "Дустанә сыйныф серләре" " республика конкурсының ярымфиналы булды. «Иң яхшы ата-аналар комитеты» дип аталу хокукы өчен конкурсның муниципаль һәм зона этапларында җиңүчеләр көч сынашты. Беренче ярымфиналда республиканың 15 районыннан 18 команда катнашты. Аксубай районын бердәм һәм талантлы команда - Аксубай 3 нче урта мәктәбенең 10 «Б» сыйныфы ата-аналар комитеты тәкъдим итте. Безнең команда:  -Визитканы бик шәп тәкъдим итте; - Иҗади проектны ышанычлы яклады; - Залга илһамландыргыч иҗат номеры бүләк итте. Нәтиҗә-ярымфинал призерлары мактаулы исеме! Искиткеч әти-әниләребезгә, укучыларыбызга һәм сыйныф җитәкчесе Кандалина Людмила Георгиевнага ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Татарстанның иң көчле командалары арасында республика дәрәҗәсендә призёрлар булу - зур җиңү һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә. Сез сыйныфыгызның зур һәм тату гаилә булуын исбатладыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International