Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Андрей белән Оксананы никахлашу көне белән чын күңелдән котлый!

2026 елның 31 марты, сишәмбе
  Сез мөһим һәм матур адым ясадыгыз-гаилә кордыгыз. Бу көн сезнең хәтерегездә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм ярдәм белән тулы уртак юлның башы буларак мәңгегә сакланачак. Мәхәббәтегез елдан-ел ныгысын, ә һәр яңа көн үз-ара аралашудан шатлык китерсен. Хисләрегезне саклагыз, тормыштагы барлык ситуацияләрдә бер-берегезне кадерләгез һәм ярдәм итегез.   Без сезгә язмыш әзерләгән барлык сынаулар һәм шатлыклар аша кулга-кул тотынышып үтүегезне, бер-берегезгә карата хисләрегезне озак еллар саклавыгызны телибез. Сезгә бәхет, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс гаилә җылысы!!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International