“Родительская Гостиная”!

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе
  Социаль проектларны һәм «Родительская Гостиная» партнерлык очрашулары циклын гамәлгә ашыру кысаларында В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче санлы Аксубай урта мәктәбе базасында «Знание» Россия җәмгыяте спикерын (Татарстан Республикасында филиал директоры Зиновьев Алексей Михайлович) җәлеп итү чарасы узды.  Әлеге мәйданчык балигъ булмаган балаларны тәрбияләүнең иң мөһим мәсьәләләренә җаваплар эзләү, ачык диалог өчен оештырылган иде. Ванюхина Надежда Владимировна - психология фәннәре кандидаты, Виталий Гайнулла улы Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының психология кафедрасы мөдире, чарада катнашучылар белән һөнәри тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклашты.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International