РОСПОТРЕБНАДЗОР БЕЛЕШМӘСЕ

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе
  Язгы ташу һәм су басу чорына гигиена таләпләре Боз кузгалу һәм язгы ташу сулары узган вакытта торак пунктлар территорияләрен һәм су белән тәэмин итү чыганакларын су басу мөмкинлегенә бәйле рәвештә массакүләм йогышлы авыруларның (агулануларның) килеп чыгуын һәм таралуын булдырмау максатларында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Нурлат территориаль бүлеге түбәндәге гигиена таләпләрен үтәргә тәкъдим итә:: Язгы ташу алдыннан юынтык су базларын чистартырга. Ишегалды территориясен җыештырырга, чүплек, азык-төлек калдыклары булдырмаска. Эчү өчен кайнатылган яки шешәле су гына кулланырга. Эчү өчен очраклы су чыганакларыннан – коелардан, чишмәләрдән, елгалардан, күлләрдән су кулланмаска. Азык-төлек продуктларын саклаганда аларның бөҗәкләр, кимерүчеләр һәм башка хайваннар белән бәйләнешен булдырмаска. Азык-төлек продуктларын, бигрәк тә тиз бозылучыларны саклау кагыйдәләрен үтәргә. Азык-төлек сатып алганда товарның яраклылык срогына һәм саклау шартларына карата таләпләрнең үтәлешенә игътибар итәргә кирәк. Азык-төлекне очраклы затлардан яки санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алмаска. Су басуга дучар булган азык - төлекне ашамаска. Яшелчә, җиләк-җимешләрне   ашар алдыннан кайнар су белән чайкарга. Шәхси гигиена кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү: ашар алдыннан һәм ризык әзерләгәнче, бәдрәфкә, җәмәгать урыннарына барганнан соң кулларны яхшылап юарга. Балаларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тотарга. Йогышлы авыру билгеләре: температура күтәрелү, косу,  эч китү, эч авырту һ.б. барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә. Су кимегәннән соң коеларны (шахта һәм көпшәле коеларны) чистартырга һәм дезинфекцияләргә; бүлмәләрне, ишегалды бәдрәфләрен,юынтык  су чокырларын,чүп савытларын дезинфекцияләргә. Ишегалды бәдрәфләрен, юынтык су чокырларын һәм чүп тартмаларын эшкәртү Юынтык су чокырларын зарарсызландыруның иң гади һәм кулай ысулы булып химик препаратлар кулланып эшкәртү тора. Чокырларны (бәдрәфләрне) химик эшкәртү өчен коры килеш тә, эремәдә дә хлорлы теләсә нинди чаралар кулланылырга мөмкин. Эшкәртү хлорлы теләсә нинди дезинфекция препаратлары (хлор известе, хлорамин, нейтраль кальций гипохлориты (НГК), сульфохлорантин, ДП-2Т, Дез-хлор һ.б.) салу юлы белән башкарыла. Дезинфекция эремәсе дезинфекция препаратын куллану буенча методик киңәшләр нигезендә әзерләнә, эремәләрнең концентрациясе кимендә 5% булырга тиеш. Мисал: 5% эшче хлорамин эремәсе әзерләү өчен 500 г хлорамин алырга һәм 10 л суга эретергә кирәк. 1 кв.м нәҗеслеккә 2 л исәбеннән чумдыру чокырының (бәдрәфнең) эчтәлеген салырга. Ягъни, әгәр чокырның мәйданы 5 кв. м булса, бер чокырга, 500 г хлорамин эретеп, 10 л эш эремәсе кирәк. Коры порошоксыман хлорлы препаратлар кулланганда, 1 кг нәҗеслеккә 200 г исәбеннән пычраклар салырга. Ягъни, 1 (бер) ишегалды җайланмасына якынча 1-2 кг кулланырга.шулай ук 10% хлор известь яки агартуга чыдам ак известь эремәсе, 5% НГК эремәсе яки 7% ГКТ эремәсе белән эшкәртергә мөмкин. Чыгым нормасы-500 мл/м2, йогынты ясау вакыты 1 сәг.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International