«ЭКОяз-2026»республика конкурсы

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
  1. Конкурс 2026 елның 1 апреленнән 24 маена кадәр экологик марафон форматында санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында уздырыла; 2. Конкурсның максатлары: -Татарстан Республикасы халкын табигатьне саклау акцияләрендә, шул исәптән санитар-экологик икеайлык кысаларында катнашуга җәлеп итү, - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау, - халыкны экологик укытуның нәтиҗәле формасы буларак Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен торгызу, халыкта регионның экологик проблемаларына катнашлык тойгысын үстерү һәм бу проблемаларны хәл итәргә омтылу, - халыкның экологик белемен арттыру, - Татарстан Республикасы халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру, - балаларда һәм яшьләрдә «чиста республика»да яшәргә һәм эшләргә омтылыш тәрбияләү,   - Татарстан Республикасы халкы арасында өмәләр һәм экологик юнәлештәге башка чаралар үткәрүнең яңа традицияләрен торгызуга ярдәм итү; 3. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр (һәр атна аерым тематикага багышлана); 4. Конкурста катнашу өчен «ВКонтакте " да чат‑бот аша, сылтама буенча гариза бирергә кирәк: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1 5. Башкарылган бирем турындагы мәгълүматны катнашучылар «Вконтакте» социаль челтәрендәге үз битендә бастырып чыгаралар (конкурс уздыру вакытына социаль челтәрдәге бит ачык булырга тиеш); 6. Һәр атна ахырында (ул тәмамланганчы) катнашучы хисапны чат‑ботка җибәрә. Хисапта «ВКонтакте " да бастырылган постка сылтама һәм чараның кыскача тасвирламасы булырга тиеш; 7. Конкурсны уздыруга бәйле барлык сораулар буенча түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8(843) 267-68-11, 8(843) 264-23-67.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International