"Аксубай үзәк район хастаханәсе" ДАССОсы түләүсез файдалануга гомуми бәясе 3 млн 600 мең сумлык  14 күрсәткечкә цифрлы сидек анализаторы алды.

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе
  Mindray компаниясенең EU-5300Pro/ EU-5600Pro аппараты сидекне анализлауның гибрид системасын тәшкил итүче гомуми анализ ясау мәсьәләсендә инновацион карар. Сидек анализының гибрид системалары үзләрендә сидек биохимиясен чагылыш фотометрия методы белән анализлаучыларны да, гади генә әйткәндә, тест-полоскаларда да, сидек утырымын цифрлы микроскопия методы белән анализлауны да берләштерә. Аппаратның куәте сәгатенә 160 ка кадәр тикшеренү үткәрергә мөмкинлек бирә ! Пациентның гипертония яки шикәр диабетының контрольсез барышы озак вакыт дәвамында бөерләрнең микросуыннары зарарлану куркынычы тудыра , шуның нәтиҗәсендә нефропатия һәм хроник бөер авыруы үсә ,ул үзенең терминаль стадияләрендә диализ таләп итәргә мөмкин. Яңа анализатор ярдәмендә без кан әйләнеше системасы авырулары, шикәр чире белән авыручы пациентларга диспансер күзәтүен сыйфатлырак үткәрә алачакбыз һәм иртә стадияләрдә бөер зарарлануын ачыклап вакытында дәвалый башлаячакбыз ! Пациентларга тикшерү участок табиб-терапевтында  булганнан соң һәм электрон юнәлеш формалаштырылганнан соң диспансер күзәтүе кысаларында үткәреләчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International