20 майдан соң 3-НДФЛ декларациясе вакытында тапшырылмаган өчен барлык физик затларның счетларын блоклау турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

2026 елның 7 апреле, сишәмбе
  Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, счетлар буенча операцияләрне туктатып тору керем алганда 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиешле барлык физик затларга кагылмый. Тапшырылмаган декларация өчен операцияләрне туктатып тору керемнәре эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга бәйле булган оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә, нотариусларга, адвокатларга, хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затларга гына кагыла. Әгәр югарыда күрсәтелгән салым түләүчеләр салым декларациясен билгеләнгән срок тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырмаган булсалар, банкта счетлар буенча операцияләр туктатылырга мөмкин. Шул ук вакытта Россия Федераль салым хезмәте салым түләүчеләрнең кирәкле декларацияне тапшырырга вакыты булсын өчен булачак блокировка турында алдан ук хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, физик затлар өчен 3-НФДЛ декларациясен тапшыру буенча декларация кампаниясе дәвам итә. 2025 елда алынган керемнәр турында декларацияне 2026 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Декларацияне нинди очракларда бирергә кирәк: Милеккә ия булуның минималь срогыннан кимрәк булган күчемле һәм күчемсез милек сатылды. -якын булмаган туганнардан кыйммәтле бүләк алганда. - Лотереяда зур булмаган сумма отканда. -Милек арендага бирелгәндә. -Чит ил чыганакларыннан керемнәр алынганда. Кемгә тапшырырга кирәк: ИП; хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар; адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар; һәм башка затлар. Декларациядә исәпләнгән салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.    
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International