Футбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге уңышлы узды!

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе
  Футбол манежында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган 2017-2018 елгы яшь футболчылар арасында футбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды. Турнир нәтиҗәләре: 1 урынны «Аксубай 3 нче урта мәктәбе»МБМУ командасы алды. 2 нче урын «Аксубай 2 нче урта мәктәбе»МБМУ командасына бирелде. Өченче урынга   В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы чыкты. Җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! 🥉 Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде:  Иң яхшы капкачы — Степан Чукашев. - Иң яхшы һөҗүмче-Кәрим Хафизов. - Турнирның иң яхшы уенчысы-Мәлик Әхмәтов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International