«Мечта» приютында «Ветеранга открытка" акциясе

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе
  «Мечта» социаль приютында Җиңү көненә багышланган «Ветеранга открытка» дигән патриотик акция узды.  Приютта тәрбияләнүчеләр , аларның һәрберсенә күңел җылысы салып котлау открыткалары ясадылар. Балалар үзләренең эшләрендә бәйрәм символикасын кулландылар, ихлас җылы сүзләр һәм күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яздылар, Ватанны саклаучыларга  рәхмәтләрен мөмкин кадәр тирәнрәк җиткерергә тырыштылар. Бу акция иҗади шөгыльгә генә түгел, ә патриотик тәрбиянең мөһим элементына әверелде. Ул үсеп килүче буынга ветераннарның бәһасез батырлыгы, тыныч күкнең бәясе һәм киләчәк буыннар өчен тарихи хәтерне сакларга кирәклеге турында искәртте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International