«Аксубай урманчылыгы» ДКУ «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ юллама бирә

2026 елның 8 июне, дүшәмбе
  Абитуриентлар хезмәт базарында кирәкле «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Экономика һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләренә укырга керә ала. Уку срогы 2 ел 10 ай тәшкил итә. Көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары каралган.      Төп белгечлекләрдән тыш, студентлар тракторчы, агач аударучы, йөзем агачыннан нәфис әйберләр ясаучы, кассир һ. б. һөнәрләрне үзләштерә алалар.      Лубян урман-техника көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер класслары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман кишәрлеге бар. Чит шәһәр кешеләре өчен тулай торак каралган. Уку вакытыннан тыш студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ. б. үткәрелә.      Уку алдынгылары академик стипендия ала, ә аларның иң яхшылары, колледж, авыл, район һәм республика тормышында актив катнашучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының исемле стипендиясен алалар.       Тулырак мәгълүматны "Аксубай урманчылыгы" ДКУ» 8(84344) 2-71-02; 8(84344) 2-73-53 телефоннар буенча,яки шәхсән Аксубай ш.т.п., Пролетар урамы, 1в йорты адресы буенча мөрәҗәгать итеп белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International