"Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр Феодосий Тотемский Храмында булдылар

2026 елның 5 августы, чәршәмбе
  "Мәрхәмәт бөртекләре" программасы кысаларында "Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр Феодосий Тотемский Храмында экскурсиядә булдылар. Экскурсия барышында балалар изге урыннарга кагыла  һәм якыннарының сәламәтлеге өчен шәмнәр куя алды.           Экскурсиянең мөһим өлеше булып храм настоятеле Антонио атакай белән әңгәмә булды. Җылы, ышанычлы шартларда балалар рухани белән аралашты, ул балаларга акыллы үгет-нәсихәтләре белән уртаклашты, балалар сораулар бирде һәм  яхшы киңәшләр алды.               Гыйбадәтханәгә мондый йөрүләр балаларны шәфкатьлелек, сабырлык һәм башкалар турында кайгырта белергә өйрәтә , чөнки якыннары өчен дога кылу-янәшәдәгеләрне кадерләү һәм саклауның мөһимлеген аңлауга беренче адым.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International