Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Тормыш юлын хәтердә яңартып
2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минзаһит Ганиев бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гомеренең 43 елын ул авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә багышлаган. Менә инде бер ел ветеран лаеклы ялда. Бүген аның мөһим һәм әһәмиятле мәшәкатьләре – ул оныкларын тәрбияли. Юбилей алдыннан без аның өендә булдык, тантана сәбәпчесе үзенең бабайларга хас эше белән шөгыльләнә –бер яшьлек оныгы Сәйдәрне карый иде. (Аның алты оныгы).
Сөйләшү көндәлек тормыш турында барды. Авыл хуҗалыгы ветераны яшьлек елларын искә төшерде. Җитмешенче елларда Иске Кыязлыда сигезьеллык мәктәп кенә эшли. Урта белем алу өчен өлкән сыйныфларда җиде километр ераклыкта урнашкан күрше Чирмешән районы Иске Кади авылына барып укый. Анда спортка, милли көрәшкә тартыла. Әлеге шөгыле аны гомере буена озата килә, аңа кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Аннан соң Казан ветеринария институты, армия...
Минзаһит Вәлимхамәт улы хезмәт юлын хәзерләүләр инспекциясендә эшләүдән башлый. “ Дружба” колхозында терлекчелек тармагын җәелдереп, үзенең һөнәри, эшлекле сыйфатларын киңрәк ача. Биредә унике ел баш зоотехник вазыйфасында эшләгән дәвердә гаилә кора, өч кызы – Чулпан, Эльвира, Миләүшә дөньяга киләләр.
Ул елларда автомат-дуңгызчылык комплексы киң колач ала. “Дружба” колхозыннан аны әлеге заманча җиһазландырылган комплекска күчергәч, монда тагын бер яңа бүлек эшләп китә. “Автомат”ның җитештерү күрсәткечләре рекордлы чикне дә узып китә. Предприятие чәчәк ата, елына 40 меңгә якын дуңгыз итлеккә озатыла. Әлеге эштә, әлбәттә инде, йөзләгән кешенең тырыш хезмәте ята, әмма монда шулай ук зоотехникның да хезмәт өлеше зур.
Бөтен нәрсәгә дә кытлык булган туксанынчы елларны Минзаһит Ганиев иң авыр еллар буларак искә ала. Бу чорда ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш зоотехник булып эшли. Терлекчелек тә, игенчелек тармагы да авырлыклар кичерә. 2002-2003 елларда районның агросәнәгать комплексын җитәкли. Бу ел шуның белән дә хәтерендә нык уелып калган – район бөртеклеләрдән гектарыннан 40 центнердан артык уңыш алуга ирешә. Безнең район хезмәткәрләре республика буенча рейтингта призлы урынны билиләр.
– Аннан соң биш ел дәвамында Минзаһит Ганиев дәүләт иминият компаниясен җитәкли. Барысы да әйбәт, имин бара.
– Ничек кенә булмасын әлеге тармак минем өчен түгел иде, – дип сөйли ул. – Коллектив тырыш, үз алдына куелган бурычны намус белән үтәде, әмма күңелем гомерем буе шөгыльләнгән эшкә тартылды...
Авыл хуҗалыгында эшләү кешедән бар көчен, тырышлыгын таләп итүгә карамастан, “ВАМИН “Аксу” агрофирмасының генераль директор урынбасары, аннан соң “Аксубай Продкорпорациясе” җитәкчесе вазыйфаларыннан баш тартып буламы соң инде? Өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә бер-ике сәгать йоклап алырга гына кайтасың. Йорт хуҗасы бу турыда сөйләгәндә, хатыны Әминә Нургата кызына рәхмәт әйтергә дә онытмый. Хуҗалыктагы бар эш-мәшәкать аның җилкәсендә була бит. Тормыш иптәше дә гомере буена тәрбияче булып эшли.
– Безнең районда хезмәт сөючән халык яши, – дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. – Моңа мин “Продкорпорация”дә эшләгәндә тагын бер кат инандым. Авыл хуҗалыгы нәкъ менә алар җилкәсендә дә инде... Минзаһит Вәлимхамәт улының спортка булган мәхәббәте бүгенге көндә дә сүрелмәгән. Яшь чагында шәп көрәшче була. Егерме дүрт ел дәвамында район Сабантуйларында милли көрәш буенча алыштыргысыз хөкемдар булып торды. Көрәш темасы аңа көч, дәрт өсти. Элеккеге көрәшче соңгы илле елдагы Аксубай батырлары турында искитмәле мәгълүмат туплаган! Аларның күбесен якыннан белә һәм алар белән җылы мөнәсәбәт саклый.
Зинаида Леонтьева. Автор фотосы.
Мәгълүмат
http://aksubayevo.ru/tt/
сайтыннан алынды.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге хәбәр итә
Роспотребнадзор
Бөтендөнья сәламәтлек көне
Образование
Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге
ОДМС
Татарстан Росреестры Комплекслы кадастр эшләренең ни өчен алып барылуын аңлатты.
Росреестр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз