Муниципалларны өйрәттеләр

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларында авыл җирлекләренең муниципаль хезмәткәрләре арасында уку-семинарлар уздырылды.
Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм район советының кадрлар бүлеге җитәкчесе Надежда Крайнова муниципалларны шәхси эшләр алып бару, кадрлар мәсьәләләре, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәттеләр, шулай ук норматив-хокук актларын канунга туры китереп төзүдә киңәшләрен бирделәр.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International