Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Аксубай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Районның картасы
Аксубай муниципаль районы башлыгы
Идарә итү органнары
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе
Авыл җирлекләре
Аксубай муниципаль районының территориаль планлаштыруы
Район тормышы
Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр
Коррупциягә каршы тору
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Иҗтимагый совет
Профсоюз тормышы
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышлана
Файдалы сылтамалар
Районда эшкуарлык
Конкурслар, игълан
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Районның икътисады һәм күрсәткечләре
Тематик бүлекләр
Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
Кулланучыларның хокукларын яклау
Инициатив бюджет
Муниципаль-хосусый партнерлык
Ситуацион үзәк
Документлар
Гамәлдәге программалар
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының рәсми хокукый мәгълүмат порталында норматив-хокукый актлар
Башкарма комитеныңы карарлары hәм боерыклары
Муниципаль берәмлекләр Советының статус документлары
Авыл җирлекләренең статус документлары
Пресса хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Район башлыгының махсус блогы
"Алар җиңүне якынайттылар" ( БВС җиңү көненә)
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Порядок и время приема граждан
Интернет- кабул итү
Норматив документлар
Кире элемтә
Сайтның терәге
Муниципаль районнар
Аксубай муниципаль районы
Күгәреккә каршы дару
2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
Аксубай районы мәктәп укучылары бу атнада ришвәтчелеккә «Юк!» дип җавап бирделәр.
Мәктәпләрдә, китапханәләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе, прокуратура һәм район газетасы редакциясе хезмәткәрләре катнашында Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларында сыйныф сәгатьләре, брейн-ринглар үтте.
Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары коррупция чыганаклары, ришвәтчелек гамәлләренә дучар ителгән эшчәнлек тармаклары турында фикер алыштылар.
Укытучы Елена Маклакова классикларның әсәрләрен искә төшерде, Гогольнең «Ревизор», «Үлгән җаннар» әсәрләрен мисал итеп алып, әлеге ассоциаль гамәлнең үзенең тарихи тамырлары бар һәм ул хәзер безнең тормышыбызның барлык өлкәләрен басып алган, дип билгеләп үтте.
– Әгәр дә ки, белем бирү тармагында да ришвәтчелек чәчәк ата икән, ул югары уку йортларыннан квалификациясез белгечләрнең чыгуына, сәламәтлек саклауда исә аның кеше гомере белән исәпләшмәвенә китерүе мөмкин, – диде педагог. – Коррупция – ул җәмгыять бәласы. Ул тирәнгә үтеп кергән саен, аңа каршы көрәш авырлаша бара.
– Коррупция латинчадан тәрҗемә иткәндә «күгәрек, бозу» дигәнне аңлата, – дип сөйли укучыларның берсе. –Ул җәмгыятькә үтеп кереп, аны эчтән кимерә.
– «Коррупция» сүзе – зыян, зарар, куркыныч, күңелсез сүз... – Хезмәт күрсәткән өчен ришвәт, бүләк бирү урынсыз, – дип билгеләп үтте икенче укучы.
Район үзәк китапханәсендә җиденче сыйныф укучылары катнашында коррупциягә каршы көрәш чарасы үтте. Алып баручы Валентина Давыдова уенны, укучылар ришвәт турында фикер йөртү белән беррәттән, биремнәрне дә үти алсыннар – бирелгән сүзләрдән дүртьюллыклар, табышмаклар уйлап тапсыннар өчен бик оста итеп оештырган иде.
Район үзәгенең 2 нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта белем алучылар арасында брейн-ринг үтте. Укытучы Татьяна Удиярова уенны укучылар коррупция турындагы законнарга кагылышлы сорауларга җавап биреп, үзләренә бик күп яңалык туплый алырлык итеп тәкъдим итте.
– Алучы гына түгел, бирүче дә ришвәтчелекне китереп чыгаручы булып тора. Димәк, закон буенча ришвәт бирүче дә, алучы да җаваплылыкка тартыла. Законда шулай ук ришвәтчелек гамәлен тормышка ашыруда катнашкан өченче затка карата да маддә беркетелгән. Ничек кенә булмасын, гаеплеләр җәза алачак, – диде укучылар белән очрашуда прокурор урынбасары Лариса Горожанкина.
– Шуны аңлау мөһим, аерым урын биләгән һәр урындагы зат, түрә хезмәте өчен хезмәт хакы ала, аны үзенең вазыйфаи бурычлары кысаларында нинди дә булса эш башкарганы өчен бүләкләү кирәкми, – дип искәртте прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов.
– Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларындагы чаралар атна дәвамында районның барлык белем бирү учреждениеләрендә үтте. Аларның максаты – яшь буынга юридик белем бирү һәм коррупциягә каршы фикер тудыру, – дип йомгак ясады ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова.
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
30 марттан 5 апрельгә кадәр ана һәм бала сәламәтлеге атналыгы уза, ул безгә хатын-кызның хәле һәм аның баласының үсеше арасындагы бәйләнешне искә төшерә
ЦРБ
"Рус халкының йолалары һәм традицияләре" чарасы
ФДИПИ
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026 елның 15 апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы сезон башлануын билгели
Лесничество
"Мечта" приюты волонтерлары тротуарларны боздан һәм кардан чистарта
Хыял приюты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз