Аерым режим кертелде

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе
15 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде.
Янгынга каршы аерым режим яңа ел бәйрәмнәре узганчы дәвам итә. Бу вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артачак. Шулай ук пиротехника әйберләрен торак урыннары һәм оешмалар янында куллану тыела.
Хәзерге вакытта штрафлар күләме гражданнар өчен 1 000 сумнан 1 500 сумга кадәр, урындагы затлар өчен 6 000 – 15 000 сумга, юридик затлар өчен 150 000 – 200 000 сумга кадәр.

Режим гамәлдә булган вакытта штрафлар күләме гражданнар өчен – 2 000 сумнан 4 000 сумга кадәр, урындагы затлар өчен –15 000 сумнан 30 000 сумга, юридик затлар өчен 400 000 сумнан 500 000 сумга кадәр тирбәләчәк.


Фото www.vesti.ru

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International