Яңа ел әкияте

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Көннәр җылы торуга карамастан, Аксубай яңа елга әзерләнде, матурайды.

Үзәк мәйданда, балалар паркында, оешмалар, техникум, мәктәп һәм балалар бакчалары янында кардан ясалган сыннар пәйда булды. Торак секторда да кар сыннары бихисап.

Быел безнең район халкы маймыл сынын ясауга өстенлек бирә. Шулай ук яңа ел персонажлары – Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары да зур популярлык казанды. Мультфильм персонажларыннан аю һәм смешарикларны яратып ясадылар.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International