Яңа елны бәйрәм итәбез

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Район Мәдәният йорты яңа ел чаралары программасын әзерләгән.

30 декабрьдә 11.00 сәгатьтә район башлыгы Чыршысы була, монда укуда аерылып торган укучыларны, олимпиада, төбәк, иҗат бәйгеләре һәм спорт ярышлары җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

31 декабрьдә 19.00 сәгатьтә үзәк мәйданда “Иң күңелле Яңа ел“ масскүләм күңел ачу чарасы башлана. Шунда ук яңа елга иң матур бизәлеш бәйгесендә җиңүчеләр аталачак.

30 һәм 31 декабрьдә барлык мәдәният йортларында һәм авыл клубларында яңа ел балмаскарадлары үткәрелә.

5 гыйнварда 11.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Варвараның Пәри урман патшалыгындагы маҗаралары“ дип аталган театральләшкән тамаша күрсәтеләчәк.

8 гыйнварда 12.00 сәгатьтә – “Раштуа“ бәйрәм концерты.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International