Каникулларны кайда үткәрергә

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Аксубайның мәдәни һәм спорт оешмалары балалар һәм өлкәннәр өчен бик шәп программа әзерләгәннәр.

3 гыйнварда балалар  китапханәсендә “Яңа ел лотереясы“ акциясе үткәрелә. 2016 елның беренче 16 китап укучысы автомат рәвештә лотереяда  катнашучы була.

4 гыйнварда – “Сәлам, маймыл  елы!“ күңелле бәйрәм.

5 гыйнварда – “Раштуа“ мәгълүмат стенды.

6 гыйнварда – “Туган як бизәкләре“ дип аталган сәнгатьле укучыларның район бәйгесе.

8 гыйнварда – калейдоскоп “Могҗизалы бәйрәм – Раштуа!“ чаралары үтә. Барлык чаралар да сәгать 10.00 да башлана.

Моңардан тыш, 3-6 гыйнварда “Безгә яңа китап килде“ күргәзмәсе оештырыла. Өлкәннәр, гаилә һәм балалар китапханәсе 3ннән 9 гыйнварга кадәр эшли. 7-8 гыйнвар ял көннәре.

Районның туган якны өйрәнү музее үз эшен 2 гыйнварда яңарта. 7 гыйнвардан тыш, музейга 10.00-16.00 сәгатьләрдә бару мөмкин. 5 гыйнварда музейда яңа ел викторинасы һәм мультдискотека үткәрелә, 6 гыйнварда – экскурсия һәм бәйрәм уеннары.

Спорт сөючеләр өчен:

Универсаль спорт залы 2 гыйнварда эшли башлый, эш сәгатьләре 14.00 дан 21.00 га кадәр.

Йөзү бассейны  2 гыйнвардан гадәти режимда – 8.00-20.00 сәгатьләрдә эшли.  

5 гыйнварда “Юность“ спорт  клубында – Николай Краснов истәлегенә  мини-футбол буенча турнир. 

6 гыйнварда  “Дельфин“да  бильярд буенча ярышлар үтә.

9 гыйнварда “Таткоммунэнерго“ призына самбо буенча турнир булачак. Барлык чаралар да  сәгать 10.00 да башлана.

Шугалакта Яңа елның 1 гыйнварыннан 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр шуарга була.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International