Нигездә, яңа ел каникуллары вакытында барлык оешмалар да ял итә. Әмма аларның кайберләренең озак ял итү мөмкинлеге юк.
Аксубай үзәк район хастаханәсенең 4 гыйнвар эш көне. Табиблар 8.00 дән алып 16.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
ЗАГС бүлеге дә 4 гыйнварда 9.00 дан алып 14.00 сәгатькә кадәр эшли.
УПФРның клиентлар белән эшләү хезмәте 6 гыйнвар көнне 8.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр җирләүгә пособие бирәчәк.
Россельхозбанк, Ак Барс Банк каникул дәвамында ял итә, Саклык банкы 4, 6, 8, 9 гыйнвар көннәрендә 9.00 дан алып 14.00 сәгатькә кадәр эшли.
Фото ruwest.ru
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru