Район узган елга йомгак ясады

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Аксубайда муниципаль район Советы утырышы булып узды.

2015 елда районның социаль-иктисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар турында район башлыгы Камил Гилманов хисап тотты. Ул район Советы, башкарма комитет, аның бүлекләре,  министрлык һәм ведомстволарның төбәк бүлекләре эше икътисадны үстерү һәм социаль йөкләмәләрне үтәү белән бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде дип билгеләп үтте. Узган ел республика  һәм район билгеләнешендәге максатчан программаларны тормышка ашыруда да уңышлы булды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район территориясендә эшләүче  инвестор-агрофирмалар һәм нефть компанияләре генераль директорлары, муниципаль берәмлек башлыклары һәм депутатлары, районның җитәкчелек составы катнашты.

–Узган ел безнең районда Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү эгидасы астында үтте. Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау тагын бер мөһим вакыйга булды, – дип билгеләп үтте узган елның үз өстенлекләрен район башлыгы Камил Гилманов. – Агымдагы елда Совет һәм башкарма комитет эшчәнлегенең төп юнәлеше, узган елдагы кебек үк, социаль йөкләмәләрне үтәү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өстенлекле булып кала.

Президент мәктәпкә ярдәм итте
Утырышның рәсми өлеше башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшингә һәм республика кунакларына июль аендагы гарасатта зыян күргәннән соң  капиталь ремонтланган икенче мәктәпне күрсәттеләр.

Әлеге мәктәп 1993 елда файдалануга тапшырыла һәм бер тапкыр да капиталь ремонтланмый. Районга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уку бинасын шәхсән карап чыкканнан соң, аны республика бюджеты хисабына капиталь ремонтларга боерык бирде. Белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлау бәясе 49 миллион сум тәшкил итте. 

Мәктәп директоры Алексей Сударев сүзләренә караганда, мәктәптә 281 укучы белем ала, шуларның 25е – беренче сыйныф укучылары. Белем бирү оешмасының горурланырлык  казанышлары да бар. Мәктәпнең чыгарылыш укучысы  Ирина Савельева –рус теле һәм әдәбиятыннан 2015 елда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган бердәнбер укучы. Аның уңышын  укытучысы Флера Вафина да уртаклаша. Мәктәп укытучысы Елена Львова Аксубайны  “Ел укытучысы“ республика бәйгесендә тәкъдим итте һәм “Иң яхшы математика укытучысы“ номинациясендә призер булды. Мәктәп укучыларының республика һәм район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә һәм фән олимпиадаларындагы казанышлары бихисап.

Фәрит Хәйрулла улы дәресләр барган вакытта җылы, ремонтланган кабинетларда булды һәм балалардан мәктәптә уңайлымы, дип сорады, ә алар, ремонтланган мәктәптә күпкә яхшырак, дип җавап бирделәр. Мәктәп укытучыларына ул,  репетиторлык ни дәрәҗәдә таралган, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Ә инде  мөгаллимә Елена Львованы тыңлаганнан соң шундый нәтиҗә ясады: “Әгәр дә педагог укыту программасы кысаларында белем бирә икән, репетиторлык кирәкми, андый педагогны хуплыйсы гына кала“.

Фәрит Хәйруллович мәктәпнең спорт залында да булды, район футболчылары һәм тренер Валерий Павлов белән аралашты. Мәктәп ашханәсендә булып, укучыларны ашату рационы һәм туклану бәясе белән кызыксынды.

–Шәһәрдә укучыларны ашату күпкә кыйммәтрәккә төшә, чөнки ашлар үзәкләштерелгән система буенча тәкъдим ителә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Ә сездә бу хәл ничегрәк тора?

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, безнең район мәктәпләренең һәркайсында ашханә һәм яшелчәләр үстерү  участогы булу күпкә отышлы, шул сәбәпле туклануның үзкыйммәте дә кими, дип билгеләп үтте.  

Фәрит Мөхәммәтшинга район үзәге мәктәпләренең техник һәм сәнгать, спорт уңышларын, шулай ук  Аксубай лицееның “Ориент“ эзләнү отряды экспонатларын күрсәттеләр.  Татарстан варислары галстугы таккан балалар  Дәүләт Советы Рәисен аеруча тәэсирләндерде, алар, бу оешманың  25 ел дәвамында эшләп килүен һәм  варис исемен йөртү белән  горурлануларын әйттеләр.

Бассейн эшли
Безнең районга эшлекле сәфәр белән килгән Фәрит Мөхәммәтшин караган икенче объект – түбәсе япкан “Дельфин“ йөзү бассейны. Ул  узган елда Аксубай районында төзелгән иң зур объектларның берсе. Аны төзү проекты бәясе – 191 миллион сум.

Бассейн алдында Дәүләт Советы Рәисен һәм республикадан килгән күпсанлы кунакларны чаңгычылар һәм хоккейчылар каршы алды. Фәрит Хәйрулла улы чаңгычылардан нинди дистанциягә йөгерүләре белән кызыксынды һәм  аксубайлыларның яшьләренә карап 5-10 чакрымга йөгерүләрен белгәч гаҗәпләнде. Егетләрдән ким уйнамаган кызлар хоккей командасы Дәүләт Советы Рәисен  тагын бер кат гаҗәпләндерде. Бассейнда кунакларны волейболчылар көтте. 

Аксубайның, спортлы район буларак, спортның күп төрләре буенча уңышларга ирешүе билгеләп үтелде. Июль аенда бассейнны ачу тантанасында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Аксубайда бассейн соңрак төзелергә тиеш булса да, “Татнефть“ нефть компаниясе аны төзүне тизләтте, ул смета бәясенең илле процентын түләүне үз өстенә алды, дип билгеләп үтте. Ачу тантанасында Президент аксубайлыларга, бассейн шатлык алып килсен, халык күп йөрсен, йөзү буенча үзегезнең чемпионнарыгыз пәйда  булсын, дип теләде. Боларның барысы да тормышка ашты. 

–Бассейнда тренер-укытучылар җитәкчелегендә 12 яшь төркемендә 186 бала шөгыльләнә, – дип билгеләп үтте экскурсия вакытында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов. – Бассейнга гаиләләре, хезмәт коллективлары белән дә киләләр. Иң актив йөрүчеләр – район пенсионерлары союзы. Монда көненә 250гә якын кеше килә, ә бәйрәм көннәрендә бу сан 280гә җитә.

Дәүләт Советы Рәисе бассейнның өч – өлкәннәр, балалар өчен йөзү һәм укучылар шөгыльләнгән коры залларында булды. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев аңлатканча, районның белем бирү учреждениеләре физкультура дәресләренең берничә сәгатен бассейнда үткәрүгә килешү төзегәннәр – шуңа күрә уку вакытында монда дәресләр бара иде.

Бер тапкыр күрүең яхшырак
Район Советының йомгаклау утырышы узган Мәдәният йорты бинасы алдында  “Кулибиннар“ үз күргәзмәләрен оештырганнар – осталар үз куллары белән җыйган техниканы, шул исәптән авыл хуҗалыгы агрегатлары – сабан, бәрәңге алгыч хәтта суда һәм коры җирдә йөри торган машинаны да тәкъдим иттеләр. Фәрит Мөхәммәтшин осталардан бу техниканың нәрсәдән җыелганын сорады һәм  сабанны тотып карады. Осталарның берсеннән техниканың төзеклегенә инаныр өчен аны кабызып карауны үтенде.

Район Мәдәният йорты фойесында кече һәм урта эшмәкәрлек, районның агросәнәгать комплекслары продукциясе тәкъдим ителде – бу Аксубай районында җитештерелгән икмәк-булка әйберләре, лимонад, токмач, кондитер әйберләре, сөт продукциясе, агачтан ясалган әйберләр, ат спортында ирешкән уңышлар өчен  алган кубоклар. Фойеның  шактый өлешен Аксубай универсаль технологияләр техникумы күргәзмәсе алып торды. Безнең районда әзерләнгән белгечлекләр һәм һөнәрләр турында техникум директоры Фәрхат Аюпов сөйләде. Укучылар һәм педагоглар күргәзмәдә техникумда өйрәтелгән кулинария  буенча сәләтләрен күрсәттеләр.

Шунда ук районның гаилә фермалары күргәзмәсе тәкъдир ителде. Районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 45 крестьян (фермер) хуҗалыгы шөгыльләнә, шуларның 27се – гаилә фермалары.

Фәрит Мөхәммәтшин районда җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте белән кызыксынды. Бу сатып алучыларның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә ала торган продукция, дип билгеләп үтте.

Социаль өлкәдән  авыл хуҗалыгына кадәр
Район башлыгы Камил Гилманов депутатлар корпусы алдында Аксубай муниципаль районының 2015 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында хисап тотты, 2016  елга бурычлар билгеләде.

Аның чыгышы слайдлар белән үрелеп  барды. Анда узган ел агымында тормышка ашырылган вакыйгалар күрсәтелде – торакны файдалануга тапшыру ( 11 мең квадрат метр), шул исәптән Аксубайда 12 фатирлы торак йорт, бассейн, Иске Ильдерякта авыл мәдәният йорты, Иске Ибрайда ветеринария пункты, Емелькино һәм Иске Ибрай авылларында терәк пункты белән берләшкән полициянең участок вәкилләре өчен ике йорт, өч спорт мәйданчыгы төзү, үзәктә фонтан, гомуми мәйданы ике гектардан артык булган сәнәгать мәйданчыгын файдалануга тапшыру.

Узган елда Чуаш Енорускиносы һәм Аксубайның 2 нче санлы мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды.  “Уңайлы мохит“ программасын тормышка ашыру кысаларында 2нче Аксубай урта мәктәбе һәм “Ягымлылык“ социаль хезмәт күрсәтү үзәге төзекләндерелде. МЮДта 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм ФАП (бер түбә астында) үзгәртеп корылды. Аксубай бистәсе паркларында  “Парклар һәм скверлар елы“ программасы кысаларында төзекләндерү эшләре алып барылды, брусчатка җәелде, эскәмияләр һәм яктырткычлар куелды. Емелькино һәм Черемушки авылларында суүткәргеч сузылды. Район үзәгендә күпфатирлы өч йортка капиталь ремонт ясалды. Бистәдә һәм торак пунктларда юллар ремонтланды. 

–Узган елда төзелеш объектлары буенча капитал салым күләме 460 миллион сумнан артык тәшкил итте, шуның 27 миллионы – җирле бюджет средствосы. Районнарга ярдәм кулы сузганнары өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм хөкүмәткә рәхмәт белдерәм, – дип әйтте Камил Гилманов. – Нәкъ шул программалар ярдәмендә район күз алдында үзгәрә, дөрес, башкарасы эшләр дә бихисап.

Район башлыгы социаль өлкәдән алып авыл хуҗалыгына кадәр  район тормышының һәр тармагындагы казанышларын, проблемаларны билгеләп үтте. Район территориясендә эшләүче нефть компанияләрен дә искә алды.

Безнең район – авыл хуҗалыгы юнәлешендә. Шуңа да Камил Гилманов авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән инвесторлар “Сөт иле Аксу“, “Аксу Агро“ ҖЧҖ, “Аксубай“, “Актай“ агрофирмаларын, “Колос“, “Сөлчә“ ҖЧҖләрен билгеләп үтте.

Тәҗрибә уртаклаштылар
Аксубайлылар җирдә һәм муниципаль берәмлек территорияләрендә хуҗалык итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

“Аксубай Продкорпорациясе“ агрофирмасы генераль  директоры Илнар Сөниев ү чыгышында үзе җитәкләгән агрофирманың икътисади күрсәткечләренә тукталды. Иске Савруш авылы мисалында авыл җирлеге эшләре турында әлеге җирлек башлыгы Андрей Кузьмин сөйләде. Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Валерий Сапеев гаилә фермаларын үстерү перспективасы белән уртаклашты.

Иң мөһиме – хезмәт сөючәнлек
Аксубай районында 20 авыл һәм 1 шәһәр җирлеге бар.

Районның ел агымында башкарылган эшләренә анализ ясап, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районны тәнкыйтьләү максаты белән түгел, ә конструктив аралашу вакытында проблемаларны ачыклау һәм  2016 елда тагын да тырышыбрак эшләү  таләп ителгән тармакларга бәйле резервлар мөмкинлеген әйтер өчен килдем, дип белдерде. 

–Беренчедән, җирлек башлыклары роленең абруен күтәрү. Алар алдында җитди бурычлар тора – “Актив авыл кешесе“ программасын гамәлгә ашыру кысаларында актив кешеләрне эзләүне дәвам итү. Икенчедән, крестьян (фермер) хуҗалыкларына ярдәм итү өчен республика хөкүмәте билгеләгән программалар һәм льготалар буенча аңлату эшләре алып бару. Өченчедән,  канунга нигезләнеп, сулыклар, саклагыч зоналар тирәсендә төзелеш алып бару, җир бүлеп бирү өлешендә җир, территорияләр хуҗасы буларак җирлекләрнең абруен күтәрү, чөнки 2016 елны Татарстан Президенты су зоналарын саклау елы дип игълан итте, – дип  утырышка йомгак ясады Фәрит Хәйрулла улы. – Аксубай районы үсә, аның мөмкинлекләре дә зур. 2016 елда чит илдән кертелгән продукцияне алмаштыру, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча район үз үсешенә тагын бер адым ясар, дип ышанам.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин билгеләп үткәнчә, аксубайлыларны күпмилләтле һәм конфессияара дуслык, хезмәт сөючәнлек аерып тора, ә бу Аксубай районының теләсә кайсы тармагы үсешенең төп ноктасы. 

Республикадан бүләкләр
Утырышның тантаналы өлеше азагында иң яхшы кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, муниципаль берәмлек башлыклары, һөнәр осталары бүләкләнде. “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне  үстерүгә өлеш керткән өчен“ медале белән Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Николай Степанов бүләкләнде. “Сөт иле Аксу“ агрофирмасының “МЮД“ бүлеге управляющие Габдулла Гатинга мактаулы  “Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре“ исеме бирелде. Шәхси эшмәкәр Мәдинә Зәйдуллина “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре“ исеменә лаек булды.  “Аксу Агро“ агрофирмасы “Нива“ бүлеге җитәкчесе Сергей Маклаков, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Валерий Сапеев, “Аксубай Продкорпорациясе“ агрофирмасы генераль  директоры урынбасары Әхнәф Сөниев Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлек Советы Мактау грамотасы белән Иске Татар Адәмсуы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Морадыймова, муниципаль берәмлек Советы Рәхмәт хаты белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Богданова бүләкләнде.
 
Ярдәм кулы сузыла
Республика кебек үк, район да авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү яклы.

Кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау программалары нигезендә барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 14 миллион сумнан артык субсидия алынган. “АПКны үстерү“ программасы кысаларында районда 2006 нчы елдан алып 2015 елга кадәр шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 644 миллион сумнан артык кредит бирелгән. Шулай ук 2000нән артык ярдәмче хуҗалык субсидия алган. Сыер һәм кәҗә асраган өчен республика бюджетыннан 12 миллион сум акча күчерелгән. Районның муниципаль бюджетыннан биш һәм күбрәк сыер  тотучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелгән – узган елда 18 сыер саву аппараты бирелгән. Бу хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итүнең бер өлеше генә.

Утырышның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин һәм Камил Гилманов йортларында биш һәм күбрәк сыер асраган 17 кешегә саву аппараты сатып алуга сертификат тапшырдылар.

Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотолары.

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International