Исәпкә алучылар эш асылын үзләштерде

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Июнь аенда районда авыл хуҗалыгында исәпкә алучылар белән укулар үтте.

Аксубай статистика бүлеге белгечләре һәм ВСХПның штаттан тыш төркеме әлеге җаваплы эшкә җитди якын килделәр. Санаучыларны өйрәтү Росстат боерыгы белән расланган Программага туры китереп үтте. Анда катнашучылар ВСХП-2016ның норматив-хокуки базасы материалларын, аның максатларын, исәпкә алыначак объектларны карадылар. Мәгълүматлар җыю ысуллары һәм алымнарын өйрәнделәр. Исәпкә алу битләренең күрсәткечләр составы һәм аларны тутыру буенча күрсәтмәләр – иң мөһим темаларның берсе булды. Исәпкә алучыларның респондентларны сораштыру үткәрү кагыйдәләре һәм этикасы белән таныштылар. Барлык санаучылар да өч көнлек укулар вакытында тестлаштыруны уңышлы үттеләр. Һәр исәпкә алучы таныклык, эш өчен сим-карта һәм экипировка алды.

Җыелучылар алдында район УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов, мөлкәт һәм финанс буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин, Аксубай статистика бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Лидия Иванова чыгыш ясады. Ул барлык исәпкә алучыларга да сәламәтлек, уңышлар, түземлек, эшне әйбәт кенә башлап, яхшы гына тәмамлауларын теләде.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International