Аксубай май заводына һәр көнне 73 тонна сөт тапшырыла.
Шул исәптән ундүрт тоннадан артыгы – халыктан җыелганы. Шәхси йорт хуҗаларына артып калган сөтне тапшыру – гаилә бюджетын тулыландыру алымы. Иң күп сөтлебикәләр Иске Ибрайда асрала – 330 баш. Монда продукция тапшыруның гомуми күрсәткече дә иң югарысы – 2750 килограмм. Икенче урында Емелькино авыл җирлеге – 1800 килограмм. Иске Ильдеряк, Урмандеево авыл җирлекләрендә дә шулай ук сөт тапшыру җайга салынган (шәхси хуҗалыклардан һәр көнне 1500, 1504 килограмм сөт җыела). Савруш, Иске Татар Адәмсуы, Карасу, Беловка, Яңа Ибрай авыл җирлекләре дә бер меңлек чикне уздылар.
Фото: govorim.by
Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды