Авыл халкы өй туе уздырды

2016 елның 30 июле, шимбә

Аксубай районында тагын бер мәдәният учагы ачылды.

 

Кече Сөнчәледә авыл клубы сафка басты. 140 квадрат метр мәйданны биләгән бинада тамаша залы, әдәбият тарату, грим һәм җылыту казаны бүлмәләре урнашкан. Һичшиксез, кечесөнчәлеләр өчен бу бәя биреп бетергесез бүләк.

 

Исегезгә төшерәбез, авылда мәдәниятне үстерүнең мөһимлеген РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да ассызыклап үткән иде. Аның сүзләренчә, нәкъ менә авыл гаиләләрендә, гадәттә, өчәр бала дөньяга  килә, ә йөз елга – ул аз дигәндә биш буын һәм гомумән алганда һәр нәселдән 363 кеше. Авылларда күп функцияле үзәкләрнең ачылуы буыннан-буынга күчү тәртибен генә тәэмин итеп калмыйча, балаларга лаеклы тәрбия бирү мөмкинлеге дә бирә. 

 

Мәдәният учагын ачу тантанасында күпсанлы кунаклар катнашты. “Йолдызлык“ лауреаты, “Сияние“ триосы башкаруындагы чуашча җырлар Наилә Мартынованың “Минем Татарстаным“ җыры белән алышынды.

 

– Безнең район елдан-ел ямьләнә, яңара бара, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Клублар төзелә һәм ремонтлана, район үзәгендә яңа балалар бакчасы сафка басты, 2 нче мәктәп төзекләндерелде, Аксубай бистәсенең үзәк мәйданы тулысынча үзгәртеп корылды, Батырлар аллеясе пәйда булды. Кечкенә салада авыл клубын ачу безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бүләк булды. Өч ел элек бу урында җимерек бина торды. Шулай да халык безне җылы каршы алып, бик шәп концерт тәкъдим иттеләр. Шул вакытта яңа клуб төзү турында карар кабул ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән ул тормышка ашты. Авылыгызда мәдәният учагының чәчәк атуын телим. Өйләрегездә тынычлык һәм муллык хөкем сөрсен.

 

– Авыл үзәгендә гүзәл клуб бинасы аны бизәп торачак, – диде ТР Мәдәният министрлыгының халык иҗатын хуплау һәм муниципаль учреждениеләр белән үзара хезмәттәшлек буенча бүлек җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова. – Республика җитәкчесе социаль объектлар төзүгә зур игътибар бирә. Соңгы биш елда 190 клуб төзелгән. Бу хөкүмәтнең безнең хакта, мәдәният турында кайгыртуын дәлилли. Безнең сезнең белән төп бурычыбыз – һәркемгә мәдәнияткә юл ачу.

 

Ул клуб мөдире Ольга Евлеевага бүләк сертификаты тапшырды. Мөдир Татарстанның атказанган төзүчесе, подрядчы-фирма җитәкчесе Хәмит Зәйдуллин кулыннан символик ачкыч алды.

Ольга Евлеева шундый бүләк ясаганнары өчен район хакимиятенә, төзүчеләргә һәм башкарылган эшләр өчен җаваплы булган барлык кешегә дә рәхмәт әйтеп чыгыш ясады.

 

Ал тасма киселгәннән соң, тантанада катнашучылар мәдәният учагы бинасын карадылар һәм, клуб – ул чын-чынлап мәдәният сарае дигән бердәм фикергә килделәр. Барысы да осталарча иҗади якын килеп, җиренә җиткереп  башкарылган.

–Без хәзер биредә еш кунак булачакбыз, – диде шул салада яшәүче, авыл активисты Вера Уканеева. – Бу уңайлы бинада уздырылган очрашулар, концертлар безнең өчен чын бәйрәмгә әвереләчәк.

 

Яңа клуб сәхнәсендә зур концерт программасы башланды. Аны җирле коллектив башкаруында Сөнчәле гимны (Петр Захаров сүзләре, Евгений Мадуров көе) ачты. Районның иң оста артистлары Елена Охотникова, Лидия Нураева, Леонид Воркунов, Полина Мулеева, Аркадий Харитонов,“Уяв“ коллективы, Алим Идиятуллин, Эдуард Ильин һәм башкалар дәвам итте.

Фотогалерея
Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International