Ике атна эчендә Аксубайның ЗАГС бүлегендә яңа туган 6 нарасыйны теркәгәннәр.
Сөнчәледән күп балалы Ивановлар гаиләсендә җиденче һәм сигезенче булып игезәкләр – Миша һәм Коля дөньяга килгән. Яшь гаиләләр – Аюповлар һәм Карповларның беренче сабыйлары – озак көтеп алган Ясминә һәм Карина дөньяга аваз салган.
Фото: deti.mail.ru
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.