Фронт өчен сугыш кирәк-яраклары җитештерәләр

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Иске Ибрай авылында гомер итүче Вәлиева Зәйтүнә Сруретдин кызына (рәсемдә уңнан беренче) 90 яшь тулды.

Зәйтүнә Сруретдин кызына да тормыш юлында күпне күрергә туры килә.

Сугышка кадәрге елларда ул Мәскәү янында яши, хәрби заводта эшли. Ул вакытта күбесе зур шәһәрләргә, ачлыктан котылам, акча эшлим, дип китә торган була. Ул эшләгән заводны Казанга эвакуацияләгән вакытта, фашистлар башкалага якынлаша инде. Кыска вакыт эчендә станокларны монтажлап, сугыш өчен кирәк-яраклар җитештерүгә керешәләр. Шулай итеп яшь кыз Зәйтүнә Казанда яши һәм эшли башлый. Станоклар артына ир-атлар урынына баскан хатын-кызлар тәүлекләр буена эш урыныннан китмиләр – фронтка өзлексез сугыш кирәк-яраклары җибәреп торалар.

Сугыштан соң Иске Ибрай авылына кайта. Мингата исемле егетне очратып, аңа кияүгә чыга. Вәлиевләр 7 балага гомер бүләк итәләр. Зәйтүнә колхозда эшли, хуҗалык алып бара, балаларын тәрбияли, шуңа өстәп 20 елга якын иренең авыру әти-әнисен карый. 1983 елда ире үлеп китә. Гадәттә кыш чыгарга балаларына китә торган була. Бу елны үз йортында калырга булган. Ләкин балалары аны ташламыйлар, берсен берсе алмаштырып, әниләрен карарга кайталар. 20 оныгы һәм 18 оныкчыгы да әбиләрен сагынып кайталар.

Әбине 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов килде. Алар юбиляр әбигә озын гомер һәм исәнлек-саулык теләделәр, РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыдылар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.


Ольга МАКАРОВА. Фото гаилә альбомыннан алынды.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International