Авылны үстерергә, крестьян хуҗалыкларын ныгытырга

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Районда хуҗалык итүнең кече формалары конференциясе булып үтте.

ФЕРМЕР МОКИННЫҢ ЭШ ТӘҖРИБӘСЕ

Районның фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, төрле хезмәтләр вәкилләре Урмандеевода Мокин крестьян-фермер хуҗалыгы базасында җыелдылар.

Ул элеккеге колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасы урынында урнашкан. Кайчандыр ташландык хәлдә булган терлекчелек бинасын Анатолий Мокин заманча фермага әверелдергән. Аның әтисе дә гомере буе фермада эшли. Анатолий кечкенәдән әтисенә ярдәм итеп үсә. Авыл хуҗалыгы таркалгач, маллар асралган корпуслар бушап кала һәм вакыт үтү белән аның материалларын да акрынлап ташып бетерәләр. Шуларны күреп, йөрәк әрни.

– Менә шул чакта хуҗалык белән җитди шөгыльләнү фикере туды, – дип сөйли Анатолий Германович. – Район хакимияте дә мине хуплады. Шулай акрынлап эш җайга салына башлады.

Бүген Анатолий Мокинның фермер хуҗалыгы – районда үсеш алган хуҗалыкларның берсе. Узган елда монда 217 тонна сөт, 11 тонна ит җитештерелгән һәм 3,2 миллион сумнан артыкка продукция сатылган. Бүгенге көндә 59 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 30ы – сыерлар. Бу көннәрдә тулаем савым 160 килограмм тәшкил итә. Быел ул карт сыерларны яшь таналарга алмаштырды, апрельдә алар бозауларга тиеш. Хуҗалыкта сыер савучы һәм бозау караучы эшли, әтисе белән әнисе улларына эшне алып баруда ярдәм итәләр. Мокиннарның җир мәйданы 84 гектар. 36 гектар мәйданга күпьеллык үләннәр чәчелгән, 48 гектар җирне язгы чәчүгә әзерләгәннәр, димәк быел да азыклар җитәрлек булачак. Яшь фермер кирәкле техникаларны да сатып алган.

Семинарда катнашучылар терлекчелек корпусын кызыксынып карадылар, хуҗаның эшләре белән дә таныштылар. Кайбер нәрсәләрне үзләренә үрнәк итеп тә алдылар.

ЭШЛӘР ТУРЫНДА – РӘСМИ МОХИТТӘ

Конференциянең пленар өлеше Урмандеево мәдәният йортында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җитәкчелегендә үтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов узган елда башкарган эшләргә анализ ясады.

– Узган 2016 ел безнең районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен имин булды, – дип билгеләп үтте ул. – Озак елларга беренче тапкыр авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан алынган табыш бер миллиард сумнан артык тәшкил итте. Процентларда исәпләгәндә 2015 ел дәрәҗәсенә карата 111 процент. 413,1 миллион сумлык – сөт, 195,6 миллион сумлык терлек һәм кош-корт сатылды. Авыл хуҗалыгы мәйданының һәр 100 гектарыннан алынган акчалата керем 1136,5 мең сум тәшкил итте. Районның аграр комплексы җитәкчесе нәтиҗәле эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасыннан “Аксу Агро“ ҖЧҖне, Марат Сафин һәм Ильяс Сөләймановларның фермер хуҗалыкларын аерым телгә алды. Бу хуҗалыкларның җитештерү күрсәткечләре уртача район нәтиҗәләреннән күпкә югары. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин чыгышы авыл хуҗалыгын, фермерчылыкны, кече эшкуарлыкны үстерүгә каралган дәүләт программалары хакында барды. Крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе эшчәнлеге турындагы хисап белән аның рәисе Петр Погодкин чыгыш ясады. УСХиПның финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина ташламалы кредит бүлеп биреп, КФХларга ярдәм итү программасы белән таныштырды. Сортлы орлыклар куллану һәм үсемлекләрне биопрепаратлар белән эшкәртү мәсьәләләренә Россельхозцентр бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гелметдинов тукталды. Районның баш ветеринария табибе Сәмигулла Мостафин бүгенге көндә ветеринария тармагы проблемалары хакында сөйләде. ТР Аксубай районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов техник чараларны теркәү мәсьәләсен күтәрде. Шәхси сектордан сөт сатып алуга кагылышлы проблемалар турында Аксубай май заводы директоры Ленар Сөниев бәян итте. Уңай моментларның берсе – сөткә сатып алу бәясен билгеләү – литры өчен 24 сум. Очрашуда тикшерүгә куелган темаларның барысы да диярлек авыл хуҗалыгына кагылды. Шулай да анда авыл җирлекләре башлыкларының да катнашуы очраклы булмады, чөнки башкалардан аермалы буларак, эш торышы һәм һәр йорт хуҗасының мөмкинлекләре турында алардан яхшырак белүче юк. Авыл җирлекләре җитәкчеләре, урыннарда халык белән эшләп, авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итүне, теге яки бу сала кешесенең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнү карарын хуплауны үз эченә алган дәүләт программалары турындагы мәгълүматларны халыкка җиткерергә чакырылган. Ә бит ахыр чиктә, уңышлы фермерның хезмәте авыл үсешенә, социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдереләчәк. Җирлек территориясендә аягында нык басып торган хуҗалар күп булган саен, авылның киләчәге дә шулкадәр ышанычлырак булачак.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International