Планда – чаңгы базасы төзү

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советының киңәйтелгән йомгаклау утырышында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

Утырыш депутатлар, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, халык катнашында үтте.

2016 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Леонид Жуков хисап тотты.

2016 елда бистә Советы, башкарма комитет эшчәнлеге бистәнең алга таба үсеше һәм социаль бурычларны үтәүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелде.

2017 елның 1 гыйнваренә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә халык саны 9980 кеше тәшкил итте. 2016 елда Аксубайда 118 бала дөньяга килгән, 89 кеше үлгән.

– Җирле үзидарә органының иң мөһим юнәлешләреннән берсе – халык белән эшләү, – дип билгеләп үтте Леонид Жуков. – Халык күтәргән төп мәсьәләләр – төзекләндерү, юллар төзү, җиргә, торак-коммуналь хуҗалык эшенә кагылышлы мәсьәләләр, карт агачларны кисү, урамнарны яктырту һ.б. Бистәдә гомуми эш торышын беренче чиратта демографик хәл билгели.

Елның икътисади яктан кыен булуына карамастан, федераль, республика, җирле программалар эшләп килә һәм алар ярдәмендә бистә инфраструктурасын алга таба үстерү, алга куелган бурычларны үтәү мөмкинлеге туа.

Район һәм республика бюджетлары хисабына Җиңү урамындагы 2нче, Октябрь урамындагы 6нчы, 31нче, 33нче, Ленин урамындагы 18нче, СХТ территориясендәге 9нчы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрелде. “Социаль ипотека“ программасы буенча 2016 елда Шоссе урамында 24 фатирлы торак йорт төзелеше башланды, аны 2017 елда куллануга тапшыру планлаштырылган. 2016 елда бистәдә гомуми мәйданы 4439 кв.м. тәшкил иткән 43 торак йорт торгызылган. Бистәнең “Буратино“ һәм “Ләйсән“ балалар бакчаларына ремонт ясалды.

Узган елда балалар паркын үзгәртеп кору эшләре дәвам итте, монда брусчаткадан җәяүлеләр сукмаклары түшәлде, кечкенә архитектура формалары, сәхнә урнаштырылды. 2017 елда техникум яныннан алып, Зеленая урамына чыгучы җәяүлеләр кичүенә кадәр, Ленин урамы төзекләндереләчәк. Романов урамындагы элеккеге мәктәп участогында Александр Гуляев исемендәге сквер булдыру, башкарма комитет скверын төзекләндерүгә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе “Ритэк“ нефть компаниясеннән грант отты. “Имин юл хәрәкәте“ программасы буенча бистәнең Ленин урамында җәяүлеләр өчен күпер төзелде. Золин, Ленин, Горький, Мәскәү урамнарындагы җәяүлеләр өчен каралган кичүләр дә төзекләндерелде.

Татарстан Республикасы Президенты һәм “Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясе ярдәме белән Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы тормышка ашырыла – аның кысаларында Аксубай техникумы һәм Октябрь урамы 14 нче йорт территорияләрендә универсаль спорт мәйданчыклары төзелде һәм куллануга тапшырылды.

Соңгы елларда бистәдә чәчәк түтәлләре булдыру, яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә.

Район предприятиеләре һәм оешмалары үз территорияләрен яшелләндерүдә актив катнашалар. Шулар арасында җитештерү предприятиеләре, универсаль технологияләр техникумы, урман хуҗалыгы, “Татавтодор“, “Яшьлек“ спорт комплексы, “Дельфин“ бассейны“, Саклык банкы, ДЮСШ, “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы район гәзите редакциясе, район Мәдәният йорты, “Шәфкатьлелек“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, китапханә, территориаль казначейлык, күп функцияле үзәк, район үзәге мәктәпләре, балалар бакчалары һ.б. Редакция, ДЮСШ, Саклык банкы, “Шәфкатьлелек“ үзәге, Мәдәният йорты, РУПС, 3 нче мәктәп, китапханә хезмәткәрләре көче белән үзәк мәйданда чәчәк түтәлләре булдырыла. Мазилин урамын яшелләндерү буенча да шактый эш башкарылды – чәчәкләр утырттылар.

Бистәне яшелләндерү турында сөйләгәндә, малларның иректә утлап йөрү мәсьәләсен күтәрми булмый – быел малларның ирекле утлап йөрүенә юл куймау максатында аларга тамга сугу чарасы кулланылачак.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советы һәм Башкарма комитет үз эшендә урамнарны яктыртуга аерым игътибар бирә. Бистәдә барлыгы 698 яктырткыч урнаштырылды. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 1 км озынлыкта СИП урнаштырылды, 8 Март, Профсоюзлар, Басу урамнарына, шулай ук Мазилин урамы буенча 15 яктырткыч куелды. Ел дәвамында өстәмә яктырткычлар кую һәм алмаштыру, нигездә халык соравы буенча бистә урамнарына электр энергиясен исәпләү җиһазлары куюга бәйле эшләр туктап тормады.

– Урамнарны яктырту эше алга таба да дәвам итәчәк, моңа бәйле кешеләрнең бөтен теләкләрен дә үтәү мөмкин түгел, чөнки бистәнең барлык урамнарында да бишенче үткәргеч сузылмаган, ә исәпләгеч булмаганда урам яктырткычы өчен тәүлекнең 18 сәгате өчен түләргә туры килә, бу да шулай ук җирле бюджетка суга, – дип билгеләп үтте Леонид Жуков.

Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Башкарма комитетының ишегалды себерүчеләре көче белән һәр елны санкциясез чүплекләр бетерелә. әмма озак та үтми, алар урынында кабаттан чүп өемнәре хасил була, нигездә мондый хәл чокырларда, урман полосаларында, бистә читләрендә күзәтелә. Экологлар тарафыннан табигатьне саклау кануннары үтәлешен күзәтү елдан-ел кискенләшә, алар санкциясез чүплекләрне өстән очып карап үтәләр, фотога төшерәләр. Быел исә ул тагын да актуальләшәчәк, чөнки 2017 елны Россия Президенты – Экология елы, ә Татарстан Президенты – Экология һәм иҗтимаги киңлекләр елы дип игълан иттеләр.

Чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча һәр елны язгы чорда чисталык ике айлыгы игълан ителә. Күркәм гадәт буенча барлык оешмалар, предприятиеләр һәм халык бистәдә тәртип урнаштырыр өчен шимбә өмәләренә чыга. Ике айлык вакытында территорияләр җыештырыла, чүп чыгарыла, агачлар киселә, юл киртәләре юыла, җәяүлеләр кичүләре ремонтлана, чәчәк түтәлләре булдырыла һ.б. Ишегалды себерүчеләре көче белән “Ташлы чокыр“ чишмәсе территориясе чистартыла, чәчәкләр утыртыла. Шулай ук православие зираты территориясен чистарту буенча да өмәләр оештырылды, зират территориясе киңәйтелде, карт агачлар киселде, янәшә территориядән чүп-чар җыелды. Шимбә өмәләрен оештыруда ветераннар Советы, пенсионерлар, Аксубай техникумы директоры Фәрхат Аюпов, Аксубай чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев зур ярдәм күрсәтәләр.

Ишегалды себерүчеләре тырышлыгы белән Шоссе урамы буенча үтүче юл читенә 120 төп чыршы утыртылды. Мазилин, Толстой, Сөлчә, Д.Бедный, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында карт агачлар киселде. Октябрьнең 50 еллыгы урамында яңа суүткәргеч сузылды. “Ташлы чокыр“ чишмәсендә яңа су алу җайланмасы урнаштырылды. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә чистарткыч канализация корылмаларына капиталь ремонт ясалды. Бистәдә барлык канализация коелары тәртипкә китерелде, боҗралары, капкачлары алмаштырылды. Дүрт канализация суырту станциясендә сигез насос алмаштырылды. Инженер челтәрләре ремонтланды. Бистәдә юллар челтәрен яхшырту һәм тиешле дәрәҗәдә тоту чыгымлы һәм бер үк вакытта билгеләнешкә ия проблемаларның берсе булып тора. Соңгы елларда бистәдә юлларны төзекләндерүгә бәйле район һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән зур эшләр башкарылды. Ел саен җирле бюджет хисабына юллар кардан чистартыла, юлларга тамга салына, юл билгеләре куела, юлларда хасил булган чокырлар ремонтлана. 2016 елда Май заводы, Сембер, Төзүчеләр, Рәис Беляев, Профсоюзлар, Толстой, Яр буе урамнарына асфальт салынды. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Толстой һәм Шоссе урамнарын үз эченә алган әйләнеп узу юлы төзекләндерелде.

“ЛПХларны үстерү“ милли федераль максатчан программа кысаларында 2016 елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 69 кешесе 14 миллион 572 мең сумлык кредит алды. Шулай ук сыерлар, савым кәҗәләре асраучыларга, ат тотучыларга азык сатып алуга, ЛПХларга ярдәм йөзеннән, республикадан субсидияләр бүлеп бирелде. Кош-корт асраучылар да субсидия алды.

Беренче тапкыр 2016 елда район үзәгендә үзара салым буенча референдум уздырылды, анда халык шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясендә үзара салым кертү карарын кабул итте. Бистәдә үзара салым акчасына 6 балалар мәйданчыгы төзү, мөселман һәм православие зиратларын төзекләндерү, бистәнең биш урамында СИП урнаштыру планлаштырыла.

Узган елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрле план чорына социаль-икътисади үсеш стратегиясе эшләнде, халыкның сыйфатлы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүне күзаллаган югары социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсенә ирешү аның төп максаты булып тора.

Аксубайлыларга 2017 елда нәрсәләр көтәргә соң? Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советы планында күп фатирлы 5 йортта капиталь ремонт үткәрү: Кызыл Партизаннар урамындагы 2 нче йортның – фасадын, Мазилин урамындагы 15 нче йортның – подвалын, канализацияне, электр үткәргечләрен һәм фасадын, Ленин урамындагы 18 нче һәм СХТ территориясендәге 9 нчы йортларда – электр үткәргечләрне, канализацияне ремонтлау, Октябрь урамындагы 16а йортның түбәсен алмаштыру. 2017 елда “ТР торак пунктларында юл-урам челтәрләрен ремонтлау“ программасы буенча Дуслык, Чапаев, Мәскәү, Юбилей, Тынычлык урамнарын төзекләндерү планлаштырыла. “Татарстан Республикасында җирле билгеләнештәге уртак кулланыштагы юлларда юл эшләре“ программасы буенча Яңа, Төзүчеләр урамнарына асфальт түшәләчәк. “ТР шәһәрләре һәм район үзәкләре юл-урам челтәрләрен ремонтлау, асфальт-бетон япма салу“ программасы буенча Рәис Беляев урамына, Техническая, Войкова, Пионерлар, Ленин, Полорусов-Шелеби урамнарына керү тыкрыкларына асфальт салу көтелә.

Бистәнең яңа урамнары: Самаренкин, Гусев, Хәмәдиев урамнарына газүткәргеч сузу, Хәсән Туфан урамында газүткәргечне төзекләндерү, СХТ территориясендәге 7 “Б“ йорт янында спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. “ТРның торак пунктларында урамнарны яктырту эшләрен кабат торгызу“ программасы буенча 2 нче Яр буе урамы буйлап 0,5 км озынлыкта СИП монтажлау көтелә. 2017 елның гыйнвареннән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт эшләре башланды. Белем бирү учреждениеләрен ремонтлау программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Колобок“ балалар бакчасына капиталь ремонт ясау ниятләнә. Аксубай бистәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә суэтем башнясы урнаштырылачак. Зеленая урамына чыгучы җәяүлеләр кичүенә кадәр Ленин урамын төзекләндерү дәвам итәчәк.

Район үзәгенең белем бирү учреждениеләре эше ничек оештырылуы хакында мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина хисап тотты. Ул мәктәпләрдә милли сыйныфлар булдыруны ассызыклады. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев районның спорт казанышлары турында бәян итте. Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин аксубайлыларны 2030 елга кадәр районның стратегик үсеш планы белән таныштырды. Участок вәкиле Айдар Нуруллин һәм ветераннар Советы рәисе Галина Бобкова үз эшләре хакында хисап тоттылар.

Район башлыгы Камил Гилманов, утырышка йомгак ясап, районны төзекләндерү 2017 елда да дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте. Бурычларның бер өлешен тормышка ашыруда үзара салым акчасы ярдәмгә киләчәк. Әйтелгәннәргә өстәп, район үзәгендә чаңгы базасы төзү планлаштырылуы хакында да белдерде.

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, республикада нинди эшләр башкарылуы һәм быелгысы елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләде.

Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International