Олуг юбилей

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Олуг юбилей

 

Аксубай районы Такталы авылында яшәүче Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстан республикасының атказанган укыryчысы Фәтхетдинова Мөнирә Сәлах кызына быел 22нче февралъ көнне 90 яшь тула. Гомеренең 40 елын киләчәк буынны тәрбияләүгә, балаларга татар теле hэм әдәбияты укытуга багышлаган Мөнирә ханым. Ул хәзер да актив тормыш алып бара: мәктәп балалары белан очраша, аларга авыр сугыш еллары тyрында сөйли, газета-журналлар укып бара, аларда узенең мәкаләләрен бастыра.

Мөнирә Сәлах кызын олуг юбилее белән котлыйбыз. Аңа исәнлек – саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International