Хоккейчы Таиркин хөрмәтенә

2017 елның 4 марты, шимбә

Үзәк шугалакта күренекле хоккейчы Василий Таиркин истәлегенә багышланган уникенче турнир үтте.

Турнирда катнашуга сигез хоккей дружинасы теләк белдерде. Шул исәптән – Иске Ибрайдан, Иске Ильдеряктән, Савгачтан, мәгариф бүлегеннән, Татавтоюлның Аксубай филиалыннан, Иске Тимошкинодан хоккей дружиналары, ДЮСШның ике командасы (егетләр һәм кызлар). Командаларның җиңүгә омтылышы беренче матчлардан ук күренде. Ярышлар актив, җанлы үтте, Уеннар прожекторлар астында да дәвам итте. Иң көчле, иң уңышлы һәм яхшы әзерлекле командалар финалга чыкты. Болар: ДЮСШ, Савгач, Татавтоюл филиалы дружиналары һәм “Барс“ кызлар командасы. Районның иң яхшы командаларын берләштергән финал матчлары аерым мавыктыргыч иде. Беренчелек өчен очрашу тигез исәп белән төгәлләнде, өстәмә бирелгән вакыт та мәсьәләне хәл итмәде. Нәтиҗәдә турнир таблицасы түбәндәгечә билгеләнде: Аксубай, Савгач, Татавтоюл филиалы һәм кызлар командасы. Призерларны тантаналы төстә бүләкләделәр. Җиңү яулаган командаларны ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов тәбрикләде.

– Бертуганым истәлегенә багышланган турнирда катнашканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – дип рәхмәтләрен җиткерде спортчы Сергей Таиркин. – Алга таба да сезгә спортта уңышлар, тормышыгызның имин булуын телим!

Ул призерларга медальләр һәм грамоталар, Аксубай командасына күчмә кубок тапшырды. Хоккейчы кызларга ярышлар спонсорыннан чәчәкләр бүләк иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International